Тарихы Җир комитетлары турында 1917 ел 21 апрель нигезләмәсенә таянып 1917 нең июнендә оештырылган Казан губерна җир комитетыннан һәм Казан губерна җир идарәсеннән башлана; алар Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары Казан губерна советы гомуми җыелышының 1918 ел 26 февраль карары белән — Казан Совет Эшче-Крәстиян Республикасының Игенчелек комиссариаты, Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары советы Казан губерна башкарма комитетының 1918 ел 16 май һәм Казан губерна Халык хуҗалыгы советының 1918 ел 3 июнь карарлары белән — Казан губерна игенчелек комиссариаты, Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлары советы Казан губерна башкарма комитетының 1918 ел 15 октябрь карары белән — губерна башкарма комитетының игенчелек бүлеге, Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты һәм РСФСР Халык комиссарлары советының 1920 ел 27 май Декреты һәм ТАССР Үзәк башкарма комитетының 1920 ел 28 сентябрь карары белән ТАССР Игенчелек халык комиссариаты итеп үзгәртелә.

Элек Халык комиссариаты җир мөнәсәбәтләрен, социалистик авыл хуҗалыгын оештыру, социалистик җир төзелешен һәм җирдән файдалануны гамәлгә ашыру, аграр эшчәнлекне, урман хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре һ.б. белән шөгыльләнә, 1930 еллардан авыл хуҗалыгының барлык тармаклары үсеше, колхоз кадрлары һәм белгечләре әзерләү, колхозларда эшне оештыру, акча һәм матди ресурсларны бүлү, җир төзелеше эшләрен башкару һәм колхозларның үзләренә тапшырылган җирләрдән дөрес файдалануын контрольдә тоту, ветеринария хезмәте күрсәтү һәм дәүләт ветеринария инспекциясе эшчәнлеге, шулай ук авыл хуҗалыгын электрлаштыру, дәүләт саклаулыклары, урман эшкәртү һәм урманнарны саклау, МТСлар һәм машина-трактор остаханәләре белән җитәкчелек итә.

1920 елларда административ-оештыру, финанс-исәп, җир төзелеше һәм мелиорация, игенчелек һәм авыл хуҗалыгын, авыл хуҗалыгы белеме бирү, авыл хуҗалыгы тәҗрибә эше идарәләрен, нәшрият, статистика бүлекләрен; 1930 елларда бөртеклеләр (машина-техника, агротехника, орлыкчылык бүлекләре), терлекчелек, җирле әһәмияткә ия урманнар, ветеринария идарәләрен, җир төзелеше һәм мелиорация, капиталь төзелеш, планлаштыру-финанс, исәп-статистика бүлекләрен; 1940 елларда агротехника һәм механикалаштыру, сортлар, җиләк-җимеш һәм яшелчә, терлекчелек идарәләрен, җир төзелеше, планлаштыру-икътисад, финанс, капиталь төзелеш бүлекләрен, орлыкчылык контроле инспекциясен үз эченә ала.

Халык комиссариаты карамагына район (1930 елларга кадәр — кантон) җир бүлекләре, колхозлар, совхозлар, җиләк-җимеш һәм яшелчә питомниклары, МТСлар, техникумнар, һөнәри-техник училищеләр һәм авыл хуҗалыгы мәктәпләре, дәүләт ат заводлары, Татарстан терлекчелек тәҗрибә станциясе, «Сельхозснабжение», «Агролессем», «Ветснабсбытторг» конторалары, Казан республика ипподромы, «Ремтрест», дәүләт тимерчелеге керә. ТАССР Үзәк башкарма комитетына (1938 елга кадәр), ТАССР Халык комиссарлары советына һәм РСФСРның шул ук исемдәге Халык комиссариатына буйсына.

ТАССР Игенчелек халык комиссариаты ТАССР Югары Советы Президиумының 1946 ел 28 март Указы белән — ТАССР Игенчелек министрлыгы, ТАССР ЮС Президиумының 1947 ел 3 март Указы белән — ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы, ТАССР Югары Советы Президиумының 1953 ел 30 апрель карары һәм РСФСР Югары Советы Президиумының 1953 ел 30 май Указы белән — ТАССР Авыл хуҗалыгы һәм хәзерләүләр министрлыгы, ТАССР Югары Советы Президиумының 1953 ел 11 декабрь карары һәм РСФСР Югары Советы Президиумының 1953 ел 22 декабрь Указы белән — кабат ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы, ТАССР Югары Советы Президиумының 1962 ел 31 март Указы белән ТАССР Авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерү һәм әзерләүләр министрлыгы, ТАССР Югары Советы Президиумының 1965 ел 9 март Указы белән — ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы, ТАССР Югары Советы Президиумының 1985 ел 12 декабрь Указы белән — ТАССР Агросәнәгать комитеты, ТССР Югары Советының 1991 ел 7 февраль карары белән ТССР (1992 елдан  ТР) Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы итеп үзгәртелә.

Авыл хуҗалыгы, ит һәм сөт, 1985 елдан — азык-төлек сәнәгате, продукция хәзерләүләр, колхозларда, совхозларда, крәстиян хуҗалыкларында һәм Агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә төзелеш, хезмәт күрсәтү һәм матди-техник тәэминат эшләре белән җитәкчелек итүне, ашлык кабул итү һәм эшкәртү, җирләрне мелиорацияләү, урман һәм балыкчылык хуҗалыклары өлкәләрендә тармакара идарәне гамәлгә ашыра.

Хәзерге вакытта Министрлык дәүләт сәясәтен уздыра һәм Агросәнәгать комплексы, республикада азык-төлек тәэминаты белән идарә итә. 1970 елларда аның составына планлаштыру-икътисад, хезмәт һәм хезмәт хакы, механикалаштыру һәм электрлаштыру, игенчелек һәм орлыкчылык, терлек азыгы җитештерү, терлекчелек, бәрәңге һәм яшелчә игү, ветеринария, алдынгы тәҗрибә куллану, колхоз эшләре, җир төзелеше, орлыкчылык һәм чөгендер игү совхозлары, хуҗалыкара кооперация, контроль-ревизия, мелиорация, продукцияне сату һәм стандартлаштыру, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы, кадрлар, финанс бүлекләре, бухгалтерия, дәүләт авыл техник күзәтчелеге, дәүләт орлыкчылык инспекцияләре; 1980 еллар уртасыннан — Агросәнәгать комплексын планлаштыру һәм аның социаль-икътисади үсеше, нормалаштыру, хезмәтне оештыру һәм хезмәт хакы, финанс һәм кредитлар, бухгалтерия исәп-хисабы, контроль-ревизия, үсемлекчелек продукциясе җитештерү һәм эшкәртү, җирдән файдалану һәм җир төзелеше, мелиорацияләнгән җирләрдән файдалану һәм терлек азыгы җитештерү, терлекчелек продукциясе җитештерү һәм эшкәртү, ветеринария, механикалаштыру һәм электрлаштыру, транспорттан файдалану, аңа техник хезмәт күрсәтү һәм хәрәкәт куркынычсызлыгы, кадрлар һәм уку йортлары, бәрәңге игү, яшелчәчелек һәм яшелчә культуралары орлыкчылыгы, гомуми, Агросәнәгать комитеты эшләре бүлекләре, колхозлар һәм социалистик ярыш казанышларын гамәлгә кертү һәм пропагандалау, гражданнар оборонасы һәм махсус эш бүлекчәләре, хуҗалыкара кооперация, ярдәмче хуҗалыклар, сәнәгать предприятиеләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм күмәк бакчачылык төркеме, авыл хуҗалыгыпродуктлары әзерләү һәм аларның сыйфаты, җирләрне файдалану һәм саклау, авыл техник күзәтчелеге дәүләт инспекцияләре; XXI йөз башыннан — игенчелек, терлекчелек, азык-төлек җитештерү һәм эшкәртү сәнәгате, финанс, ведомстволар карамагындагы оешмаларның хуҗалык эшчәнлегенә аудит тикшерүе, кредит, салым һәм исәпкә алу сәясәте, инвестиция сәясәте, хезмәтне саклау, мобилизацион әзерлек һәм гадәттән тыш хәлләр, механикалаштыру һәм электрлаштыру, маркетинг һәм лизинг эшчәнлеге, ягулык-майлау материаллары, аграр үзгәртеп корулар һәм хезмәтне мотивацияләү, дәүләт милке белән идарә итү, икътисади анализ һәм планлаштыру, кадрлар һәм кадрлар сәясәте, гомуми, юридик бүлекләр, мәгълүмат-аналитика секторы, продукция хәзерләү һәм аның сыйфаты буенча дәүләт инспекциясе керә.

Министрлык системасына 39 район агросәнәгать берләшмәсе (РАПО), 606 колхоз, 282 совхоз, 21 нәсел үрчетү хуҗалыгы, 8 тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы, 22 инкубатор-умартачылык станциясе, 16 кошчылык фабрикасы, 8 җитештерү берләшмәсе, 10 төзелеш оешмасы, 60 ремонт-техника предприятиесе, 2 күчмә механикалаштырылган колонна, республика ветеринария-санитария отряды, 39 ветеринария лабораториясе, 39 терлек авыруларына каршы көрәш станциясе, 42 ветеринария дәваханәсе, 8 шәһәр ветеринария станциясе, 35 ветеринария участогы, 26 ветеринария пункты, Татарстан авыл хуҗалыгы белән идарә итү мәктәбе, 1 механика-технология, 3 авыл хуҗалыгы техникумы, 3 совхоз-техникум, 10 башка оешмалар (1986), хәзерге вакытта 840 тан артык предприятие һәм учреждение карый.

ТР Президентына, ТР Министрлар Кабинетына (1991 елга кадәр — ТАССР Министрлар Советына) һәм РСФСРның шундый ук Министрлыгына буйсына.

Халык комиссарлары һәм министрлар: Ю.Н.Вәлитов (1920–1923), И.Г.Әмиров (1923–1927), Ю.Я.Якубов (1925–1926), М.Ә.Әхмәтшин (1926–1927), Н.В.Петров (1927–1929), Г.И.Искәндәров (1929–1937), Ш.Г.Әбсәләмов (1937–1938), П.П.Черзор (1938–1940), В.И.Мәрданов (1940–1941), А.А.Косушкин (1941 — 1942 елның феврале), Н.П.Шибдин (1942 елның марты–июле), Ә.М.Хөсәенов (1942 елның июле–1943), С.Б.Талипов (1943––1948), Г.К.Ганиев (1948–1957 елның мае), А.А.Скочилов (1957 елның мае–июле), Ф.И.Гущин (1957 елның октябре–1959), Ү.Г.Биктимеров (1959–1962), В.И.Остаплюк (1962–1963), Б.П.Мартынов (1963–1965), Г.Ф.Мамаков (1965–1967), Ф.Х.Минушев (1967–1971), У.Ш.Җиһаншин (1971–1983), М.Ә.Сираев (1983–1985), Г.Н.Захаров (1985–1986), Н.Г.Энвальд (1986–1990), Г.В.Гәрәев (1990–1991), Ф.С.Сибагатуллин (1991–1996), В.П.Васильев (1996–1999), М.Г.Әхмәтов (1999–2019), М.А.Җәббаров (2019 елдан).

Автор – Е.Б.Долгов