Чыгу вакыты

1917 елның 15 октябреннән 1918 елның 1 маена кадәр Әстерхан шәһәрендә татар телендә нәшер ителә. Барлыгы 3 саны чыга.

Нашире һәм мөхәррире Г.Мөслимов. Журналда Г.Байчурин, М.Крымская, Г.Терешкавия һ.б. авторларның мәкаләләре басыла.

Темалары

«Яшәсен хөр Русия мөслимәләре! Русия мөслимәләренең бөтен хокуклары ирләр белән бертигез булуы вәҗүдкә чыгарылсын!» шигаре астында чыга. Хатын-кызларга белем бирү, аларны иҗтимагый-сәяси тормышка актив катнаштыру, аларның һәртөрле, шул исәптән дин өлкәсендә дә хокукларын яклау мәсьәләләрен күтәрә.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (альбом). 1905–1925. Казан, 1926.

Автор – Р.Г.Әмирханов