Биографиясе

1923 елның 23 декабре, хәзерге Калинин өлкәсе Хвошня авылы – 1989 елның 31 октябре, Казан.

Эстония ССРның Дәүләт сынлы сәнгать институтын тәмамлый, Э.Я.Китс һәм В.М.Орешников шәкерте (Таллин, 1953 ел).

Казан сынлы сәнгать училищесендә (1953–1981 еллар) һәм балалар сынлы сәнгать мәктәбендә (1970–1975 еллар) укыта.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1964 ел).

Иҗаты

Е.В.Зуев иҗаты – Татарстан сәнгатендә якты һәм үзенчәлекле күренеш.

Төп жанры – гомумкешелек кыйммәтләрен чагылдыручы тематик картиналар югарылыгына күтәрелгән натюрморт: күбесенчә җирнең барлык нигъмәтләре, гади һәм көндәлек кирәк-яраклар сурәтләнә.

Е.В.Зуевның нәкыше якты, ачык, җирле төсләрнең куе гаммасы, гомумиләштерелгән сурәтләве, монументаль-декоратив тасвирлау теленә якын торган киң колачы, күпкырлы һәм ачык аңлаешлы композицияле чишелешләре белән аерылып тора.

Рәссам 4 картинадан торган «Яз», «Җәй», «Көз», «Кыш» (1956–1957 еллар), җиләк-җимешләрнең, чәчәкләрнең һәр айга хас үзенчәлекләрен чагылдырган («Июль. Җиләкләр», «Август. Икмәк», «Сентябрь. Алмалар» һ.б.) 12 картинадан торган «Ел фасыллары» (1970 ел) натюрмортлар сериясен иҗат итә, эзлекле рәвештә җир нигъмәтләре муллыгы темасын ачуга омтыла. «Татар ашлары» триптихында (1978–1979 еллар) милли ашларның муллыгы, татар халык декоратив-гамәли сәнгате әсәрләренең үзенчәлекләре тасвирлана.

 1980 елларда Е.В.Зуевның нәкыше күбесенчә декоративлылык ягына үзгәреш кичерә, колорит төсләр контрастлыгына корыла, рәссам композициянең күп планлы һәм вак әйберләрнең күп булуыннан баш тарта, предметлар эреләнә, форманы яктылык белән модельләштерү юкка чыга: «Архангельск сувенирлары» (1981 ел), «Гәрәбә. Паланга турында истәлек» (1981 ел), «Бәйрәм натюрморты» (1983 ел), «Казан сувенирлары» (1986 ел), «Шәфталулар» (1987 ел), «Икмәк – ил тоткасы» (1989 ел) һ.б.

Республика сынлы сәнгатендә әйдәп баручы натюрморт остасы буларак, Е.В.Зуев натюрмортның башка сәнгать жанрлары янәшәсендә тигез хокуклы булуын раслый, аның үсешенә сизелерлек йогынты ясый.

Е.В.Зуев пейзаж жанрында да иҗат итә, ватан тарихына, мәдәният истәлекләренә багышланган картиналар яза, аларда көньяк табигатенең гүзәллегенә, урта рус төбәгенең матурлыгына дан җырлый: «Кырым тауларында кич» (1958 ел), «Казан. Суконный базары» (1962 ел), «Көзге Идел» (1962 ел), «Дагстан. Дербент, иске мәчет» (1965 ел), «Төньякта. Валдай күле» (1984 ел), «Ильмень күле өстендә. Новгород» (1988 ел), «Казан Кремле» (1989 ел) һ.б.

Күргәзмәләр

Күргәзмәләрдә 1944 елда («10 нчы гвардия армиясе фронтовик-рәссамнары күргәзмәсе», 2 нче Балтыйк буе фронты фронтовик-рәссамнары күргәзмәсе), республика (1954 елдан), төбәк (1958 елдан), бөтенроссия күргәзмәләрендә (1970, 1971 еллар), 6 нчы халыкара күргәзмәдә (1977 ел) катнаша.

Шәхси күргәзмәләре 1958, 1966 елда (Н.И.Гаделев һәм Т.А.Зуева белән бергәләп), 1973–1974 елларда Казанда, 1957, 1961, 1979 елларда Яшел Үзән шәһәрендә, 1967 елларда (Т.А.Зуева белән бергәләп), 1981–1983 елларда Әлмәттә, 1984 елда Чаллыда уза.

Әсәрләре тупланмалары

Әсәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Татарстан Республикасы Милли музеенда, Н.Я.Ярошенко музеенда (Кисловодск шәһәре), Яңа Кырлай авылындагы Г.Тукай музей комплексында, Яшел Үзәндәге халык иҗаты һәм этнография музеенда, Серпухов тарих-сынлы сәнгать музеенда, Әлмәт картиналар галереясында.

РФ һәм чит илләрдә шәхси тупланмаларда саклана.

Әдәбият

Выставка произведений художников Татьяны Андреевны Зуевой, Евгения Владимировича Зуева, Науфаля Исмагиловича Адылова: Каталог. Казань, 1968;

Искусство автономных республик Российской Федерации. Ленинград, 1973;

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1975;

Каталог выставки произведений Евгения Владимировича Зуева. Казань, 1999.

Автор – Т.В.Голубцова