Мишә елгасының сул кушылдыгы. Озынлыгы 22,2 км, бассейнының мәйданы 127,2 км2.

Елга башы Кукмара районы Нырты совхозы посёлогыннан 0,6 км көнбатыштарак, тамагы Саба районы Өчнарат авылыннан 1 км көньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 200 м, тамагыныкы — 94 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 35%.

Нысының 0,8 дән 6,8 км га кадәр озынлыктагы 7 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,37 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5–1 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 140 мм, ташу агымы катламы 109 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана һәм еллык агымның 80% кадәргесе шушы чорга туры килә. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,13 м3/с.

Суы язын йомшак (1,5–3 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6–9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200–300 мг/л, кышын һәм җәен 700–1000 мг/л.

Нысы бассейнында суның гомуми күләме 1,5 млн. м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен кулланыла.