Эчтәлек

Авылга 1820 елларда Венета авылыннан күченүчеләр нигез сала. 1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре (элек алпавыт П.П.Есипов крепостнойлары) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда икмәк саклау-сату кибете, су тегермәне, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 499,25 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Аркатау волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Иске Чүриле авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Победа” колхозы оештырыла, 1954 елда – Ленин исемендәге колхоз (Венета авылы), 1960 елда “Новый Путь” (1963 елдан “Мир” колхозы) совхозы составына керә.1991 елда – “МСО”, 1996 елдан – “Сельхозхимия”, соңрак “Норма” ярдәмче хуҗалыгы.

Халык саны

1859 елда – 177,
1897 елда – 299,
1908 елда – 335,
1920 елда – 326,
1926 елда – 363,
1938 елда – 318,
1949 елда – 220,
1958 елда – 188,
1970 елда – 118,
1979 елда – 64,
1989 елда – 27,
2002 елда – 7 кеше (руслар),
2010 елда – даими яшәүчеләр юк.