Биографиясе

1920 елның 6 августы, хәзер Белоруссия Республикасы, Гомель өлкәсенең Хойник районы Омельковщина авылы — 2011 елның 3 сентябре, Киев.

2 нче Ленинград артиллерия училищесен (1942), Югары артиллерия штабы мәктәбен (Ленинград, 1947), Ф.Э.Дзержинский исемендәге артиллерия инженерлары академиясен (Мәскәү, 1955) тәмамлый.

Совет-фин сугышында катнаша.

1942–1944 елларда кече офицерлар курсларында тактик әзерлек укытучысы.

Бөек Ватан сугышы елларында 1 нче һәм 2 нче Белоруссия фронтларында артиллерия дивизионы штабы башлыгы, артиллерия дивизиясендә бригада разведкасы башлыгы.

1947–1950 елларда Югары артиллерия штабы мәктәбендә артиллерия разведкасы укытучысы (Мәскәү өлкәсенең Коломна шәһәре).

1955 елдан Киев хәрби округында артиллерия бригадасы командиры урынбасары, 1956 елдан артиллерия штабы бүлеге башлыгы.

1961–1963 елларда Синай армиясенең артиллерия командирлары киңәшчесе (Мисыр).

1963–1970 елларда Киев хәрби округында ракета бригадасы командиры.

1970–1972 елларда Совет гаскәрләренең Көньяк төркемендәге ракета һәм артиллерия гаскәрләре штабы башлыгы (Будапешт).

1972–1974 елларда Германиядә совет гаскәрләре төркемендәге ракета гаскәрләре һәм артиллерия командующиеның 1 нче урынбасары — штаб башлыгы.

1974–1983 елларда ракета гаскәрләренең М.Н.Чистяков исемендәге Казан югары хәрби команда инженерлары училищесе башлыгы.

1983–1993 елларда Электроника сәнәгате фәнни-тикшеренү институтында баш хәрби белгеч (Киев).

Хезмәтләре артиллерия һәм ракета частьләренең сугышчан килешенүен камилләштерүгә карый.

1975–1980 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Кызыл Байрак, 3 нче дәрәҗә Богдан Хмельницкий, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. К., 2000.