Биографиясе

1907 елның 24 октябре, Вятка губернасы, Алабуга өязе Салагыш авылы – 1989 елның 17 декабре, Казан.

1928 елда Алабуга педагогия техникумын тәмамлый. 1931 елдан Казан ветеринария институтында, 1935 елдан Казан педагогия институтында укыта.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре XIX–XX йөз татар әдәбияты тарихына, балалар әдәбиятына, татар әдәбиятын укыту методикасына карый. Мәктәптә әдәбият укыту программасы һәм уку ярдәмлекләре авторларының берсе.

Хезмәтләре

Татар әдәбияты. XX йөз (1917 нче елга кадәр): Дәреслек-хрестоматия. Казан, 1947 (автордаш).

Татар әдәбияты. XX йөз: Дәреслек-хрестоматия: 2 кисәк. Казан, 1954 (автордаш).

Әдәбият

Ибраһимова Ф. Укытучы бәхете // Азат хатын. 1987. № 10.