Мамадыш районы территориясендә, Соколка авылыннан көньяк-көнбатыштарак. Урман массивы Каманың уң ярында Вятка тамагыннан түбәндәрәк (Мамадыш урманчылыгының Соколка урманчылыгы участогы).

1984 елда билгеләнә. Мәйданы 3852 га.

Соколка таулары (абсолют биеклекләр 140-160 м) дип аталучы баскычсыман субүләр платоны били.

Тайга һәм киң яфраклы урманнар өчен хас бай куаклык һәм үлән капламлы нарат (табигый һәм утыртылма) һәм катнаш урманнар; имәнлекләр һәм каенлыклар очрыйлар.

Яр буе участокларын кара тополь һәм ак талның өлгергән утыртмалары, тугай болыннары һәм күлләре били.

Соколка тауларыннан Камага, Кама аръягына һәм киң Вятка-Кама тугаена гаҗәеп матур күренеш ачыла.

ТРның Кызыл китабына кертелгән төрләрдән үләт бөркете, борындык очрый.