Биографиясе

1869 елның 27 апреле, Вятка губернасы Нолинск шәһәре — 1898 елның 21 июне, Иркутск губернасы Верхоленск шәһәре.

Казанда 1 нче гимназиядә укыган елларында (1880–1888) үз тирәсенә илдәге тәртиптән риза булмаган яшьләрне берләштерә башлый: алар аның фатирында тыелган әдәбият укыйлар, иҗтимагый тормыш мәсьәләләре турында фикер алышалар. Тиздән Федосеев марксизм белән мавыга һәм Казанда беренче марксистик түгәрәк оештыра. 1888 елда аның фатирында тентү була, шул ук елның декабрендә «сәяси ышанычсызлыгы, фикерләренең зыянлы юнәлештә булуы һәм рөхсәт ителмәгән китаплар укыганы» өчен гимназиядән куыла. Тормыш итәр өчен аерым дәресләр бирә. Федосеев марксистик әдәбият таратуда актив катнаша, яшерен басмаханә оештыру омтылышы ясый. 1889 елның 13 июлендә кулга алына һәм төрмәгә ябылуга хөкем ителә. 1892 елга кадәр Петербургның «Кресты» төрмәсендә утыра. Азат ителгәннән соң, Владимир шәһәренә килеп урнаша. 1892 елның сентябрендә Никольское шәһәрендәге Морозов фабрикасында стачка вакытында Федосеев беренче тапкыр эшчеләрне оештыручы буларак чыгыш ясый, марксизм тәгълиматына нигезләнеп эшләнгән пролетар көрәш программасын ачыктан-ачык бәян итә. 1892 елның 10 сентябрендә яңадан кулга алына һәм Сольвычегодск шәһәренә 3 елга, шуннан 1895 елның июлендә марксистик түгәрәкләр белән элемтәдә булганы өчен Көнчыгыш Себергә 5 елга, 1898 елның 21 июнендә Иркутск губернасының Верхоленск шәһәренә сөргенгә җибәрелә. Шунда үз-үзенә кул сала (сәбәбе сөргенгә җибәрелгән кешеләрнең берсенең «сәяси» сөргенгә җибәрелгәннәр арасында иганәләрнең эшчеләргә караганда күбрәк интеллигенция вәкилләренә бирелүе һәм моңа Федосеев гаепле дип яла таратуыннан гыйбарәт була). Россиянең икътисади һәм сәяси үсеш үзенчәлекләрен марксизм күзлегеннән анализлап, народниклар карашларын тәнкыйтьләп күп кенә хезмәтләр яза. Партия программасы проектын төзи; киләчәктә В.И.Ленин Федосеев тәкъдим иткән принципларны бердәнбер дөрес вариант дип таный. Федосеев программасының төп фикерләре: самодержавие белән революцион көрәштә пролетариатның җитәкче ролен тану; крәстияннәрне эшчеләр сыйныфының төп союздашы буларак карау; индивидуаль террорны кире кагу.

Истәлеге

Казан шәһәренең бер урамына Федосеев исеме бирелә.

Шулай ук кара Федосеев түгәрәкләре.

Әдәбият

Валиев А.М. Н.Е.Федосеев — один из первых марксистов в России. К., 1952; 

Клюкин В.И. Н.Е.Федосеев (1869–1898 гг.). Киров, 1969; 

Муравьёв В. Н.Е.Федосеев. М., 1969; 

Власов П.Т., Скворцов В.К. Заре навстречу (Повесть о Н.Е.Федосееве). К., 1984.

Автор — Л.М.Айнетдинова