Биографиясе

1930 елның 14 июне, Мамадыш кантоны Богдановка авылы — 2013 елның 26 сентябре.

Казан төзүче инженерлар институтын тәмамлаганнан соң (1953), «Татнефтепроект» институтында эшли.

1956 елдан «Саратовгипрогорсельстрой» проектлаштыру институтында. 1958–1991 елларда «Татаргражданпроект» институтында, инженер, проектның баш инженеры, 1 нче архитектурара-планлаштыру остаханәсе башлыгы (1963 елдан).

Архитекторлар берлеге әгъзасы (1985). 1991 елдан «Татинвестгражданпроект» фирмасының баш инженеры.

Иҗаты

Авторлар төркеме составында Панова мөһим объектларны (Казан циркы (1967), Казандагы Химиклар мәдәният сарае (1972), ТАССР Рәссамнар берлегенең Күргәзмәләр залы (1981), Республика клиник хастаханәсе (1982), КПССның Татарстан өлкә комитеты бинасы (1983, 2000 елда сүтелә), Республика балалар клиник хастаханәсе (1989), Менделеев, Алабуга шәһәрләрендә җәмәгать биналары һ.б.) проектлаштырганда һәм төзегәндә инженерлык мәсьәләләрен хәл итүдә катнаша. Панова җитәкчелегендә Казандагы Татар гуманитар-педагогика университетының төп бинасы (хәзер Казан университетының Филология һәм сәнгать институты бинасы), ТР Прокуратурасы һәм ТР Арбитраж мәхкәмәсе биналары проектлаштырыла; Казан сәнгать мәктәбе, Бөгелмә рус драма театры биналары һ.б. реконструкцияләнә. Панованың инженерлык иҗаты, архитектур планын ассызыклаган хәлдә, биналар һәм корылмалардагы конструктив чишелешләрнең җыйнаклыгы һәм сакчыллыгы белән аерылып тора.

СССР МС бүләге лауреаты (1972). Медальләр белән бүләкләнә.

Автор — Х.Г.Надыйрова