Авыл Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук он тарту кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, 7 су тегермәне, 2 ярма яргыч, тимерче алачыгы, май язу йорты, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1858 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Ильинский-Шонгат волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Апас шәһәр җирлеге составына керә.

1930 елдан – “Яңа ил” авыл хуҗалыгы артеленә, 1937 елдан – Пушкин исемендәге колхоз, 1959 елдан – “Ватан” колхозы, 1970 елдан – “Спартак” колхозы, 1992–2003 елларда – “Әнәле” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2011 елдан “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

2011 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

Клуб (2015 елдан яңа бинада), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1996 елдан) бар.

Авыл тирәсендә археология истәлеге табыла – Иске Әнәле шәһәрлеге (Болгар чоры).

Күренекле кешеләре

С.Габитов (1872 – ?) – татар әкиятчесе, 1947 елда фольклорчы галимнәр аңардан татар фольклоры җыентыгына кергән 10 халык әкиятен язып алалар;

Н.Ф.Гобәйдуллин (1958 елда туган) – ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Халык саны

1782 елда – 181 ир заты;
1859 елда – 1024,
1897 елда – 1550,
1908 елда – 1612,
1920 елда – 1465,
1926 елда – 1017,
1938 елда – 789,
1949 елда – 648,
1958 елда – 566,
1970 елда – 579,
1979 елда – 530,
1989 елда – 393,
2002 елда – 448,
2010 елда – 440,
2015 елда – 427 кеше (татарлар).