Биографиясе

1926 елның 8 августы, Мамадыш кантоны Артошка авылы — 2016 елның 20 июне, шунда ук.

Хезмәт эшчәнлеген 1943 елда Мамадыш районының «Агробаза» совхозында башлый, 1955–1981 елларда «Мамадыш» совхозында эшли.

Күп еллар дәвамында районның дуңгыз караучылары арасында алдынгы була. Ел саен һәр ана дуңгыздан уртача 8–9 дуңгыз баласы ала (1960–1980 елларда якынча 8 мең чиста токымлы дуңгыз баласы үстерелә). 1965 елда 23 ана дуңгыздан 390 дуңгыз баласы ала һәм үстерә, һәрберсенең ике айлык вакытта авырлыгы 20 кг нан артык тәшкил итә.

Герой исеме җитештерүдәге югары казанышлары өчен бирелә.

1967–1975 елларда ТАССР ЮС депутаты.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш һәм бронза медальләре белән бүләкләнә.

Истәлеге

1980 елда районның дуңгыз караучылары арасындагы ярышта җиңүче өчен Хәйруллина Миңнурый исемендәге кубок булдырыла.

Мамадыш шәһәрендә бер урам Хәйруллина исеме белән атала.

Әдәбият

Есть на Вятке городок. К., 1981; 

Абзянов М. Хайруллина Миннури Галеевна // Герои Социалистического Труда Татарии: Док. очерки. К., 1984. Кн. 2; 

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003; 

Мамадышым — язмышым = Мамадыш — судьба моя. Ижевск, 2005.

Автор — М.Җ.Гаитов