Биографиясе

1942 елның 23 ноябре, Краснодар өлкәсенең Динск районы «Агроном» совхозы – 2021 елның 30 июле, Казан.

1965 елда Казан университетын тәмамлый, шунда ук эшли; 1991 елдан А.М.Бутлеров исемендәге химия институтында, 1992 елдан югары басым химиясе бүлеге мөдире, 1992–2003 елларда директор.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре цикллар кушуның гадәти һәм каталитик реакцияләре кинетикасы һәм термохимиясенә карый.

Киселёв цикллар кушу процессларының тизлеген һәм тигезләнешен үзгәртү алымнарын тәкъдим итә, реагентларның химик халәтен алдан белергә мөмкинлек бирүче микъдари нисбәтләрне ачыклый.

Яңа бис-реагентлар синтезлый һәм алар нигезендә югары молекуляр кушылмалар ала.

Югары гидростатик басым шартларында реакцияләрне спектраль күзәтү өчен оптик блок эшли, фторкаучуклар өчен вулканизаторлар әзерләү алымын җитештерүгә кертә.

Бүләкләре

Дильс-Альдер реакциясе өлкәсендәге тикшеренүләре өчен Д.И.Менделеев исемендәге Бөтенроссия химия җәмгыяте бүләгенә (1976), «Хрусталь пирамида» бүләгенә (1997), диен-диенофил системаларының реакциягә керү сәләтен тикшерүләре өчен РФАнең Н.Д.Зелинский исемендәге бүләгенә (2008) лаек була.

Хезмәтләре

Факторы, определяющие реакционную способность в обычной и катализируемой реакциях Дильса-Альдера // Успехи химии. 1989. Т. 58, вып. 3 (автордаш);

Реакционная способность диен-диенофильных систем. Влияние внутренних и внешних факторов // Изв. АН СССР. Сер. хим. 2003. № 2 (автордаш);

Experimental proof that the Diels-Alder reaction tetracyanoethylene with 9–10 dimethylanthracene passes through formation of a molecular complexes between the reactants // J. Am. Chem. Soc. V. 97, № 14 (автордаш).