Биографиясе

? – 1867 елдан соң

1856 елда үзенең авылы, Чистай һәм Спас өязләре авыллары керәшен татарларның гозерен үтәү йөзеннән ирекле рәвештә ислам динен тотарга рөхсәт итүләрен үтенгән гозер кәгазен яза һәм шул үтенеч белән Санкт-Петербургка бара. 1865 елда керәшен татарларны борынгы бабайлар диненә кайтырга үгетләүдә актив катнаша, кабат алар өчен, ислам динен тотырга рөхсәт сорап, гозер кәгазьләре яза.

1867 елда Казанда кулга алына. Турухан краена (Себер) сөргенгә җибәрелә.

Әдәбият

Загидуллин И.К. К вопросу отпадения крещёных татар Казанской губернии в мусульманство 1866 года // Национальный вопрос в Татарии дооктябрьского периода. Казань, 1990.

Автор – И.К.Заһидуллин