600 ләп төре билгеле. Җир шарының уртача, субтропик һәм тропик поясларында киң таралган.

ТРда 5 төре үсә: гади гамбәр үләне (P. vulgaris), йөнтәс гамбәр үләне (P. comosa), әчкелтем гамбәр үләне (P.amarella), гибрид гамбәр үләне (P. hybrida), Себер гамбәр үләне (P. sibirica). Известьле сөзәклекләрдә куак араларында, дала, болыннарда үсә.

5-45 см биеклектәге үсемлекләр. Яфраклары эллиптик-ланцетсыман, чиратлашып урнашкан. Чәчәкләре вак, шәмәхә-зәңгәрсу, кайчакта алсу-сары төстә. Җимеше – ике оялы тартмачык. Май-август айларында чәчәк ата. Җимешләре августта өлгерә.

Җир асты өлешләрендә сапониннар, дуплау матдәләре, җир өстендәгеләрендә алкалоидлар бар.

Халык медицинасында үлән төнәтмәсе сулыш юллары авырулары вакытында кулланыла.

Яфраклары һәм яшь бәбәкләре кулинариядә тәмләткеч буларак файдаланыла.

Декоратив, баллы үсемлекләр.

Себер гамбәр үләне ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Йөнтәс гамбәр үләне