Кыргый куянның РФдә 3, Татарстанда 2 төре: ак куян (L. timidus) һәм үр куяны (L. euro­paeus), шулай ук йорт куяны (кролик) яши.

Ак куян — урман һәм куаклыкларда яшәүче гадәти җәнлек. Гәүдәсе 50–60 см, койрыгы 5–11 см озынлыкта, авырлыгы 3–5,5 кг; гадәттә, ана куян атасыннан зуррак. Җәен коңгырт-көрән, кышын ак төстә; колак очлары ел әйләнәсе кара. Мехы кышын аеруча йомшак һәм куе. Арткы аяклары алгыларына караганда озынрак, шунлыктан Куяннар сикереп хәрәкәтләнәләр. Тәпиләре киң, бу исә көпшәк кар өстеннән хәрәкәтләнергә ярдәм итә. Колаклары зур, алга кайтарылган. Койрыгы түгәрәк, кыска. Куяннар бигрәк тә эңгер-меңгердә һәм төнлә актив. Башлыча имән һәм усак үскән, шулай ук катнаш урманнарны өстен күрә. Ана куян, гадәттә, 3 тапкыр (һәрберсендә 4–5, кайвакыт 8 гә кадәр) бала тудыра. 8–9 ел яшиләр. Ак куян үләнчел, агач һәм куакчыл үсемлекләр белән туклана.

Үр куяны кыр, болын, далалы җирләрдә, урман буйларында, кыр ышыклау урман полосаларында һәм куаклыкларда яши. Ак куяннан берникадәр зуррак: гәүдәсенең озынлыгы 55–70 см, колаклары һәм койрыгы озынрак, авырлыгы 4–7 кг. Җәен карасу чуар җирән-соры, ян-яклары бер төстә, койрыгының өсте кара, колак читләре кара-көрән. Кышын аксыл, кайвакыт бөтенләй ак диярлек, әмма сыртында кара буй кала. Мехы куе, көмешсыман йонлы. Җәен кыяклылар, кузаклылар һәм башка үләнчел үсемлекләр белән туклана. Кышкы чорда усаклык, таллык һәм имәнлекләрдә, еш кына җимеш бакчаларында, агач һәм куакларның ботак һәм кайрылары белән тукланып яши. Сунарчылык кәсебе (ите, тиресе) объекты.

Йорт куяны, куяннар семьялыгы кимерүчеләр отрядыннан имезүче хайван, нәсел башы — кыргый куян. Гомер озынлыгы 7–10 ел. Ана куян елга 3–4 тапкыр 6–8 әр бала тудыра. Татарстанда йорт куяннарын 1930 елдан үрчетәләр; ит, мамык, тире өчен үстерелә. Токымнары: ак великан, соры великан, Вена зәңгәрсуы, кара-соры, көмешсыман, совет шиншилласы. Аларны үрчетү белән «Бөреле» нәсел үрчетү заводы, «Бөрсет» агрофирмасы, «Кощаково» һәм «Матюшино» АҖ шөгыльләнә. 2004 ел башына 31408 баш үрчем алынган. 2005 кә кадәр йорт куяннарын үрчетү белән (соры великан, ак великан токымнары) Мамадыш районы «Бөрсет» агрофирмасы шөгыльләнә, анда 500 ана куяннан 7,5 мең баш үрчем (2005) алына. ТРда 2007 дән бары тик шәхси хуҗалыкларда гына үрчетелә.