Авылга 1910 елларда нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Микулин волостенә керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1931 елның 30 октябреннән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Мәлбагыш авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1957 елдан авыл Елгабаш, Каменка, Мәлбагыш, Түбән Якый авылларын, Танай поселогын берлштергән Ленин исемендәге колхоз составына керә (Танай поселогы). 1995 елдан «Мәлбагыш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халык саны

1920 елда – 89,
1926 елда – 84,
1949 елда – 243,
1958 елда – 227,
1970 елда – 131,
1979 елда – 34,
1989 елда – 12,
2002 елда – 12,
2010 елда – 8,
2015 елда – 12 кеше (руслар).