1 елда 1000 кешегә туры килгән нисбәттә исән-сау туган балалар саны (туым коэффициенты).

Тарихы

XIX йөз ахырында Россиядәге һәр гаиләгә уртача 7–8 бала туры килә. Россиядә түбән туымга күчү күп кенә башка алдынгы илләргә караганда соңрак башлана (XIX йөз ахыры – XX йөз башы). XX йөздәге сугышлар, массакүләм ачлык һ.б. социаль катаклизмнар демографик түбән күрсәткечләргә күчүне шактый тизләтәләр, һәм туымның хәзерге дәрәҗәсенә Россия башка алдынгы дәүләтләр белән якынча бер вакытта – 1960 еллар уртасында килә.

Татарстанда туым коэффициенты 1950 елларда якынча 30 тирәсен тәшкил итә (1954 елда – 30,1, шул исәптән шәһәрдә 28,2 һәм авыл җирлегендә 31,3). 1960 елларда туым кими (1969 елда 15,3 кә кадәр, шул исәптән шәһәрдә 14,5 һәм авыл җирлегендә 16,1), бу Бөек Ватан сугышы елларында туган хатын-кызларның аз санлы буыны актив бала тудыру яшенә (20–29 яшь) җитү белән бәйле.

1970 еллар уртасыннан 1980 елларның икенче яртысына кадәр туым коэффициенты берникадәр күтәрелә (1987 елда туым коэффициенты 19,4).

Түбән Кама территориаль-җитештерү комплексы объектларын төзергә килүчеләр хисабына яшьләрнең артуы, балалы гаиләләргә дәүләт ярдәмен көчәйтү буенча чаралар гамәлгә кертелү (1981 елда бала карау өчен өлешчә түләүле ял кертелә һ.б.), социаль-икътисади хәлнең яхшыруы туымның артуына булышлык итә.

1990 еллар башында туым, аеруча шәһәр халкы арасында, кими; 1993 елдан туым үлем күрсәткеченнән калыша һәм халыкның табигый кимүе башлана.

Туым 1950–1960 елларда – авыл җирлегендә, 1970–1980 елларда шәһәрләрдә югары була (яшьләрнең авылдан шәһәргә китүе белән бәйле); 2000 елдан туым күрсәткечләре шәһәрдә һәм авыл җирлегендә якынча бертигез.

2013 елда Татарстан Республикасында 56458 бала туа, шул исәптән 44070 — шәһәрдә һәм 12388 — авыл җирлегендә (туым коэффициенты – ярашлы рәвештә 14,7; 15,1 һәм 13,5). Яңа туган балаларның 46,2 % ы – гаиләдә беренче, 39,9 % ы – икенче, 11 % ы – өченче, 1,9 % ы – дүртенче бала. Бала тудыручы ананың уртача яше – 28,5 (1990 елда – 25,8).

Никахтан тыш туган балалар саны нык арта, 2013 елда 17,7 % (1990 елда – 8,4 %) тәшкил итә.

Туым күрсәткеченең кимүе

Соңгы дистә елларда күпчелек алдынгы һәм икътисади яктан тотрыклы илләрдә туым күрсәткеченең түбән булуы күзәтелә, ул хәтта халыкның гадәти артуы өчен дә җитми. Мондый хәл Россиягә, шул исәптән Татарстанга да хас. 1990 еллар башыннан көтелгән балалар саны гаиләгә 2 дән кимрәккә туры килә. 1 хатын-кызга исәпләгәндә, тулай туым коэффициенты: 1990 елда – 2,05, 1995 елда – 1,47, 2007 елда – 1,36, 2013 елда 1,83 кә тигез.

2007 елда Татарстан Республикасында халык саны артуның чиста коэффициенты – 0,65, шул исәптән шәһәр халкының – 0,6 һәм авыл халкының – 0,88, 2012 елда, ярашлы рәвештә, 0,85; 0,82 һәм 0,99 тәшкил итә.

Шулай итеп, туым һәм үлемнең гамәлдәге халәтендә буыннар алмашыну дәрәҗәсе тиңдәшле рәвештә, 2007 елда – 65; 60 һәм 88 % ка, 2012 елда 85; 82 һәм 99 % ка тигез.

Мондый хәл махсус максатчан социаль һәм демографик сәясәт чаралары кабул итү зарурлыгына китерә. 2007 елда Россия Федерациясендә 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие арта, эшләмәүче аналар өчен пособие булдырыла, йөклелек һәм бала тудыру буенча пособиеләрнең максималь күләме арта (2015 елда 228,6 мең сумга кадәр), 2006 елда гамәлгә кертелгән бала тудыру сертификатының бәясе арта (10 мең сумга кадәр). Россия Федерациясе Президенты тарафыннан 2025 елга кадәрге чорда Россия Федерациясенең демографик сәясәте концепциясе раслана. Аның максаты – халык санын тотрыклыландыру һәм аның үсеше өчен шартлар тудыру.

2007 елның 1 гыйнварыннан «Балалы гаиләләргә өстәмә дәүләт ярдәме чаралары турында»гы Федераль закон көченә керә, аның нигезендә икенче яки аннан соңгы бала туган (яки тәрбиягә алынган) очракта гаиләнең 250 мең сум ана (гаилә) капиталы алу хокукы раслана (2015 елда – 453 мең сум).

Әдәбият

Социальная энциклопедия. М., 2000.

Автор – Ф.Г.Борһанов