Биографиясе

1910 ел, Казан – 1946 ел, шунда ук.

Ленинград нәкышь, скульптура һәм архитектура институтының театр бизәлеше остаханәсендә укый (1933 елга кадәр).

1933 елдан Татар академия театрында, 1939–1946 елларда Татар опера һәм балет театрында рәссам, бер үк вакытта Казан сәнгать училищесенең татар бүлегендә укыта (1935–1937).

Иҗаты

Татар һәм рус классик драматургиясе әсәрләре нигезендә куелган спектакльләр (Ш.Камалның «Томан артында», 1935; Т.Гыйззәтнең «Ташкыннар», 1937; Г.Коләхмәтовның «Яшь гомер», 1937; А.Пушкинның «Таш кунак», 1937; Н.Җиһановның «Качкын» операсы, 1940) бизәлеше авторы.

Нечкә зәвыклы нәкышь культурасына ия булган рәссамның осталыгы театр сәхнәсендә Европа һәм татар йортларының интерьерларын гәүдәләндерүдә, күмәк күренешләрне бизәүдә аеруча ачык чагылыш таба.

М.Абдуллин сугыш алды елларында татар сәхнәсен бизәү сәнгате үсешенә, милли нәкышьчеләр һәм сәхнә рәссамнары (Х.Г.Якупов, Л.Г.Фәттахов, Ә.И.Тумашев, М.Г.Сутюшев) әзерләүгә зур өлеш кертә.

Бөек Ватан сугышы елларында плакатлар иҗат итә.

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре А.А.Бахрушин исемендәге Үзәк театр музеенда (Мәскәү), Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана.

Әдәбият

Червонная С.М. Художники Татарии: биографический справочник. Казань, 1975.

Файнберг А.Б. Художники Татарии. Л., 1983.

Автор – Р.Г.Шаһиева