Биографиясе

1929 елның 10 феврале, Минзәлә кантоны Чулпан авылы — 2011 елның 11 феврале, Түбән Кама шәһәре.

1961 елда Кизел тау техникумын тәмамлый (Пермь өлкәсе).

1952–1974 елларда «Кизелуголь» комбинатының (Пермь өлкәсенең Губаха шәһәре) «Ключевская» шахтасында проходчик (казучы), тау мастеры (1966 елдан).

Герой исеме күмер һәм сланец сәнәгатен үстерү буенча җидееллык планны (1959–1965) үтәгәндәге уңышлары һәм хезмәттә югары техник-икътисади күрсәткечләргә ирешкәне өчен бирелә.

1974–2000 елларда «Түбәнкаманефтехим» АҖдә компрессорлар машинисты, обходчик, слесарь-ремонтлаучы.

КПССның 22 нче съезды делегаты (1961).

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр, «Шахтёр даны» билгесе белән бүләкләнә.

Әдәбият

Герои Труда. Пермь, 1975;

Герои Социали­стического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.