Милиция полковнигы (1995), Татарстанның атказанган эчке эшләр органнары хезмәткәре (2003)

Биографиясе

1955 елның 1 июнендә Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган.

1977 елда Казан югары хәрби инженер-командирлар училищесын тәмамлаганнан соң, Совет гаскәрләренең Германиядәге төркемендә хезмәт итә. 1982–1992 елларда ракета гаскәрләренең Казан югары хәрби инженер-командирлар училищесындә.

1992 елдан Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекциясе идарәсендә: башлык урынбасары, башлык (1997–2016 елларда). 2016 елның 23 ноябреннән – “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе директоры.

Бер үк вакытта Казан техник университетында укыта (2000–2004 елларда).

2023 елдан Татарстан Фәннәр академиясе президенты. 

Эшчәнлеге

Хезмәтләре махсус мәгълүмат системаларын төзүгә һәм алардан файдалануга, юлларда балалар иминлеген тәэмин итүгә карый.

Рифкат Миңнеханов балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтүнең региональ стандартын эшли (Татарстан Республикасының мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрендә һәм мәктәпләрендә гамәлгә кертелгән).

Уйлап табуга 6 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

Батырлык ордены (1996), 2 дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (2006), «Дружба» ордены (2011), «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (2013), «Дуслык» ордены (2016), 1 дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (2017), башка медальләр, «Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре», «Россия Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре» һ.б. билгеләр белән бүләкләнгән.

Хезмәтләре

Защита от несанкционированного доступа в специализированных информационных системах. Казань, 1999;

 Создание корпоративных информационных систем: от теории к практике. Казань, 2001;

Повышение безопасности дорожного движения в Республике Татарстан. Казань, 2002 (автордаш).