1814 ел, Дания — 1849 ел, Казан.

Даниядә белем ала.

1840 елда Копенгагеннан Россиягә килә.

1842 елгы янгыннан соң шәһәрне торгызу буенча Төзелеш комиссиясендә эшләү өчен 1843 елда Казанга җибәрелә. Шәһәр думасын (1846), Казан арестантлар ротасы мунчасын (1846), соңгы классицизм стилендә башкарылган күпсанлы торак утарларны яңартып төзү проектларының авторы. Антресоль катлы зур агач йорттан, төп йортның ян-ягына урнашкан берәр катлы ике флигельдән (уң яктагысы ХХ йөз башында сүтелә) һәм ишегалды түрендәге хуҗалык корылмаларыннан торган комплекс (С.Ф.Гоппе өчен төзелгән торак утары, 1844); Ю.А.Крюкованың торак йорты (1844); П.Р.Регистратов өчен киң йөзлекле кәрнизләр белән төзелгән ике катлы торак йорт (1849; хәзер сүтелгән); ярдәмче каралтылары да булган, агачтан салынган кечкенә, бер катлы Каховский йорты (XIX йөз уртасы); Н.М.Вениаминовның торак утары (1849) аеруча әһәмиятле хезмәтләреннән санала.

Автор — Л.М.Мортазина