- РУС
- ТАТ
Казандагы беренче шәхси татар басмаханәсе. Хуҗалары — китап белән сәүдә итүчеләр, наширләр — бертуган Шәрифҗан, Мөхәммәтҗан һәм Хәсән Кәримовлар. 1899 елда Кәримовларның китап сату фирмасы эшчәнлеге кысаларында М. һәм Ш.Кәримовлар тарафыннан нигезләнә.
1900 елдан эшли башлый. Басмаханәдә 3 тиз баса торган басмаханә машинасы, 2 басмаханә станогы, татар һәм рус телләрендәге 96 пот 36 кадак хәрефләр була. Шул ук елда хәреф кою ширкәте эшли башлый. 1901 елда ташбасма да ачыла һәм бертуган Кәримовлар басмаханәсе «Кәримия матбагасы» исемен ала.
Башта басмаханәдә 11 кеше, 1902 елда — 32, 1902–1905 елларда — 34–35, 1915 елда 50 кеше эшли. 1917 елда анда 3 зур басмаханә машинасы (1 «американка», 2 «бостонка») һәм 2 ташбасма машинасы исәпләнә.
Хәреф кою ширкәтендә 65 пот хәреф файдаланыла, айга 15 пот хәреф коела. Әлеге хәреф кою ширкәте, «Идрисов», «Мәгариф» хәреф кою ширкәтләре һәм 1 нче дәүләт басмаханәсе җирлегендә эре дәүләт хәреф кою ширкәте оеша. Ул Казан басмаханәләрен генә түгел, губерна, Идел буе, Себер, Төркестан, Әзәрбайҗан, Украина басмаханәләрен дә хәрефләр белән тәэмин итеп тора.
Беренче басмалары — «Мәҗмәгел ләтаиф» («Мәзәкләр җыентыгы», 1900), Г.Камалның «Бәхетсез егет» (1900) пьесасы һ.б. 1900 елның 10 аенда татар телендә 433,1 мең данә тираж белән 36 исемдәге китап басыла. Алга таба ел саен якынча 1,5 млн данә тираж белән 130 лап исемдә, 1901–1917 елларда 20 млн нан артык тираж белән 1763 исемдәге китап чыгарыла.
ХХ йөз башында Казанда татар телендә чыккан китапларның яртысы Кәримовлар басмаханәсендә нәшер ителә. Барлык басмаларны да диярлек Кәримовлар үз китап кибетләрендә саталар; алар арасында урта гасырлар авторлары әсәрләре, татар җәдит мәктәпләре өчен дәреслек-әлифбалар, үзөйрәткечләр, грамматика буенча ярдәмлекләр, арифметика, география дәреслекләре бар (Ш.Рәхмәтуллинның «Руслар өчен — татар теленнән һәм татарлар өчен рус теленнән үзөйрәткеч»енең 10 га якын басмасы чыга). Басмаханәнең монохром төсләрдә мәктәп атласлары, географик карталар чыгару мөмкинлеге дә була. Ислам тәгълиматына һәм йола, гореф-гадәтләренә, Коръән уку кагыйдәләренә багышланган китаплар, үгет-нәсыйхәт характерындагы китаплар, Коръән (17 басма), догалыклар һ.б. дөнья күрә. Басмалар арасында зур урынны медицина, авыл хуҗалыгы, һөнәрчелек буенча фәнни-популяр әсәрләр, Ватан тарихы буенча китаплар алып тора. Шулай ук татар халык җырлары, әкиятләре, табышмаклары җыентыклары, Хуҗа Насретдин мәзәкләре һ.б. нәшер ителә. Басмалар арасында төп урынны М.Гафури, М.Фәйзи, Н.Думави, Ф.Кәрими, Г.Коләхмәтов һ.б. авторлар әсәрләре били. А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, И.С.Тургенев, Л.Н.Толстой әсәрләре, рус халык әкиятләре; М.Твенның «Принц һәм теләнче», Д.Дефоның «Робинзон Крузо», Ж.Вернның «Һава шарында биш атналык сәяхәт» повестьлары, Х.К.Андерсенның «Шыксыз үрдәк бәбкәсе» әкиятенең һ.б. татарчага тәрҗемәләре дә әлеге басмаханәдә дөнья күрә.
Бертуган Кәримовларның китап сату каталоглары (1890, 1897, 1914), «Сабах» нәшриятының китап каталоглары (1908) була. «Бәянелхак» (1907), «әл-Ислах» (1908–09), «Тавыш», «Йолдыз» (1909, 1912), «Кояш» (1912, 1914, 1915) газеталары, «Яшен» журналы һ.б. басыла.
Кирәкле җиһазларның барысы да булуы нәтиҗәсендә бертуган Кәримовларның китап басу йорты башка басмаханәләргә бәйле булмый; басмаларның күптөрле булуы, күп тиражда чыгулары, кәгазь һәм нәфис бизәлеш чыгымнарын киметү аларның китап продукцияләрен арзанлы һәм табышлы итә.
Нәшрият эше юнәлешләрен билгеләүдә Кәримовларның шәхси элемтәләре зур роль уйный. Татар социал-демократия даирәсеннән Г.Камал, Ә.Хәсәни белән танышлык нигезендә басмаханәдә РСДРП(б)ның Казан комитетының «Рабочий» газетасы (1917), Мөселман социал комитеты материаллары, 1919 елның апрелендә рус, татар, чуаш, мари телләрендә «Красный воин» газетасы басыла. Листовкалар, өндәмәләр белән бергә татар телендә китаплар басылу да дәвам итә. 1919 елның июнендә басмаханә национализацияләнә һәм «Мәгариф» басмаханәсе белән кушылып, 6 нчы дәүләт басмаханәсе дип атала башлый. Шул ук елда китап төпләү машиналары Көнчыгыш фронтка тапшырыла.
«Правила внутреннего распоряжения...». К., 1900;
Каримуллин А.Г. Татарская книга начала XX века. К., 1974;
Мифтахов З.З. Развитие полиграфической базы в Татарии (октябрь 1917–1927 гг.) // Здравствуй, книга! К., 1989.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.