Эчтәлек

ТКР 1949 елда Швейцария галимнәре Г.Демельт һәм Г.Крюгер тарафыннан ачыла.

ТКР алымы атом-төш физикасында төшләрнең квадруполь моментларын билгеләү максатында кулланыла, бу алым ярдәмендә кристаллар симметриясе һәм төзелеше, макромолекулаларның тәртипкә салыну дәрәҗәсе һәм химик бәйләнешнең характеры тикшерелә. ТКР-спектроскопия шартлаучан матдәләр һәм наркотик кушылмаларны билгеләүче заманча датчикларның нигезен тәшкил итә, түбән һәм үтә түбән темп-раларны үлчи торган югары төгәллекле термометрларда кулланыла. ТКР алымы белән иң күп тикшеренүләр Япониядә, Германия, Швейцария, АКШ, Франциядә алып барыла.

Казан — Россиядә ТКР алымын кулланучы иң зур үзәкләрнең берсе (Казан университеты, РФА КГҮнең Физика-техника институты, Казан энергетика университеты). РФА КГҮнең Физика-техника институтында И.А.Сафин ТКР-тикшеренүләрнең импульслы алымын эшли (1961) һәм аны минералогиядә магнитлану релаксациясен һәм кинетикасын өйрәнүдә куллана (1965), Д.Я.Осокин һәм И.Ә.Нуретдинов ТКР-тикшеренүләрнең импульслы алымын азоторганик кушылмаларның электрон төзелешен өйрәнүдә кулланалар (1968). Бу алым минераллар физикасында (И.Н.Пеньков), югары температуралы үтә үткәргечләрне өйрәнүдә (М.А.Теплов, А.В.Дуглав, В.Л.Матухин, Г.Б.Тейтельбаум) уңышлы кулланыла.

Әдәбият      

Сёмин Г.К., Бабушкина Т.А., Якобсон Г.Г. Применения ядерного квадрупольного резонанса в химии. Л., 1972; 

Гречишкин В.С. Ядерные квадрупольные взаимодействия в твёрдых телах. М., 1973; 

Сафин И.А., Осокин Д.Я. Ядерный квадрупольный резонанс в соединениях азота. М., 1977; 

Спектроскопия ЯКР в минералогии: исследования в Казани // Нефть. Газ. Новации. 2009. Т. 9.

Авторлары — Р.Р.Гайнов, А.В.Дуглав