Биографиясе

1884 ел, Пенза губернасы, Керенский өязе Черкасск авылы – 1957 елның 23 гыйнвары, Казан.

В.Л.Боголюбов шәкерте.

Варшава университетын тәмамлый (1913 ел), 1914–1919 елларда госпитальләрдә, 1920–1923 елларда Самара университетында, 1923–1954 елларда Казан ГИДУВ­ында эшли.

1954–1957 елларда Казан травматология һәм ортопедия фәнни-тикшеренү институтында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре нейрохирургия, кичектергесез пластик хирургиягә карый.

В.А.Гусынин бит пластикасы ысулын – Гусынин ринопластикасын тәкъдим итә.

В.А.Гусынин эшләгән алымнар СССР хирургия практикасында стандарт итеп кабул ителә.

Казанда ашыгыч ярдәм клиникасы һәм 1930 елда хәрби-кыр хирургиясе, 1946 елда нейрохирургия клиникасы оештырылу В.А.Гусынин исеме белән бәйле.

Хезмәтләре

Пластика лица. Казань, 1927;

Неотложная хирургия. М.–Л., 1931 (соавт.);

Восстановительная хирургия на поверхности человеческого тела. Казань, 1937.                                 

Автор – В.Ф.Богоявленский