Биографиясе

1937 елның 1 июне, хәзерге Актаныш районы Качкын авылы – 2021 елның 16 августы, Казан.

Казан университетын (1965) һәм Казан авыл хуҗалыгы институтын (1966) тәмамлый.

1964–1970 елларда ТАССР Министрлар Советы каршындагы Радиотапшырулар һәм телевидение комитетында эшли, 1970–1986 елларда Татар авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институтында бүлек мөдире, бер үк вакытта Казан университетында укыта (1978–1987).

1986 елдан Казан финанс-икътисад институтында, 2004 елдан житештерү икътисады кафедрасы профессоры, бер үк вакытта 1993 елдан Татар энциклопедиясе институтында (2003 елга кадәр икътисад һәм халык хуҗалыгы тарихы бүлеге мөдире), 2003 елдан Икътисад, идарә итү һәм хокук институтында икътисад кафедрасы мөдире.

Иҗаты

Беренче әсәрләре 1960 еллар башында басыла башлый.

Балаларга атап язылган «Кызык дөнья» (1974), «Гыйльми белән Белми» (1983), «Онытылмас авазлар» (1988), «Икътисад әлифбасы» (2000) исемле шигырь һәм хикәяләр жыентыклары авторы.

Туган җиргә мәхәббәт һәм тугрылык хисләре белән сугарылган лирик шигырьләре «Тагын килде язлар» (1991) җыентыгында тупланган.

«Изге йорт» (1997) повесте селекционер галимнәргә багышланган. «Кырлар батыры» (1975), «Яшәү мәгънәсе» (1998), «Кыенлыклар аша йолдызларга» (русча тәрҗемәсе «Через тернии к звездам», 1999) җыентыкларына кергән документаль хикәя һәм повестьлары публицистик рухта язылган.

Ф.Зыятдинов – агросәнәгать комплексында җир, матди-техник, хезмәт ресурсларын бәяләү һәм нәтиҗәле куллану проблемалары буенча тикшеренүләр авторы.

Бүләкләре

Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш медале, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Ямь һәм тәм, яки безнең бакча. Казан, 2010.

Интенсификация и трудовые ресурсы колхозов. Казань, 1974.

Слагаемые рентабельности. Казань, 1977.

Крупяное поле Татарии. Казань, 1979.

Уровень квалификации и производительность труда сельского механизатора. Казань, 1979.

Ресурсный потенциал АПК: анализ, оценка и эффективность использования. Казань, 2001.

Әдәбият

Маннапов Ш. Туган җирдән көч алып // Казан утлары. 1997. № 6.

Фәйзуллин Р. Фарсель Зыятдинов турында // Идел. 1997 № 11.