Казанда терапиягә бәйле тикшеренүләрнең үсеше Казан университетының медицина факультеты белән тыгыз бәйләнгән. Фәнни юнәлешкә нигез салучы Н.А.Скандовский «Казанда ваба чире» («Холера в Казани», 1832) хезмәте авторы.

Алга таба бу фәннең үсеше Н.А.Виноградов (С.П.Боткин шәкерте) исеменә бәйле.

Медицина фәне үсешендә терапиянең катлаулы мәсьәләләре турында сөйләшүләр алып барылган «Протоколы», «Труды» һ.б. басма органнары да булган Казан табибләре җәмгыяте үзенчәлекле роль уйный.

Казан университеты диагностика процессының алгоритмик нигезләрен заманча яктырткан оригиналь «Эчке авыруларны тикшерүнең клиник ысуллары буенча кулланма» («Руководство к клиническим методам исследования внутренних болезней», Н.И.Котовщиков, 1880) нәшер итә.

Авыруларга гуманистик караш традицияләрен Н.В.Засецкий, А.Н.Казимбәк һәм В.Ф.Орловский (соңрак, 1917–1960 елларда Краков медицина академиясендә терапевтлар мәктәбен җитәкли) дәвам итәләр.

ХХ йөзнең 1 нче яртысында терапевтик тикшеренүләргә функционист С.С.Зимницкий, эндокринолог М.Н.Чебоксаров, гематолог Н.К.Горяев, ревматолог З.И.Малкин, гастроэнтерологлар Ә.Б.Терегулов, К.А.Маянская, пульмонолог Р.Ш.Габдрахманова хезмәтләре өстәлә.

1920 елда Казанда Клиника институты оештырылгач (соңрак ГИДУВ), терапия буенча тикшеренүләрне Р.И.Лепская, Р.А.Лурия, Л.М.Рахлин, О.С.Радбиль үткәрәләр.

С.С.Зимницкийның ашказаны секрециясенең төп типларын тасвирлаган тикшеренүләре күпләргә мәгълүм, ул аксымнарның таркалуы-черүе процессына углеводлар тәэсирен өйрәнә, үпкә тукымасы ялкынсыну һәм тараю сәбәпле тын кысылудан һәм бөерләр авыруыннан күкерт белән дәвалау, бөерләрнең функциональ эшчәнлек сәләтен билгеләү ысулын тәкъдим итә, Н.К.Горяев гематологик анализ ысулларын гамәлгә кертә, канның формалы элементларын санау камерасын эшли (Горяев санау камерасы).

Ашкайнату системасының функциональ патологиясе, үт юллары дискинезиясе клиникасы һәм аны дәвалау, юан эчәк авырулары, ашказаны җәрәхәте проблемаларын хәл итүгә Ә.Б.Терегулов һәм аның шәкертләренең (К.А.Маянская, И.Л.Билич, Д.А.Утикеева һ.б.) тикшеренүләре багышланган. И.Е.Зимакова, Д.А.Вәлимөхәммәтова җитәкчелегендә клиник фармакология формалаша.

Ревматология һәм токсикология мәсьәләләре И.Г.Салихов, Р.Ә.Хәбиров, Р.М.Газизов тарафыннан тикшерелә.

2000 еллар башында терапевтлар гастроэнтерологик, кардиопульмонологик, ревматологик, эндокринологик тикшеренүләрне дәвам итә.

Төрле эчке авырулар вакытында гемокоагуляция — гемокоагуляция һәм микроциркуляция мәсьәләләрен өйрәнү (Д.М.Зөбәеров, В.А.Люсов, В.Ф.Богоявленский) алып барыла; эконефрологиягә нигез салына (Р.Г.Биктимерова).

Кардиология мәсьәләләре яңа методик һәм клиник диагноз кую ысуллары нигезендә өйрәнелә (А.С.Галявич, В.Н.Ослопов, И.Ә.Лотфуллин, И.Г.Салихов).