Бакыр микъдары 55,3% ка кадәр. Куе зәңгәр, җирсыман массаларда – сыек зәңгәр төстә, пыяласыман ялтырый.

Катылыгы 3,5-4, уалучан. Тыгызлыгы 3,7-3,9 г/см3. Азурит кислоталарда эри (CO2 бүленеп чыга). Вак кристаллардан торган друзлар, тоташ бөртекле массалар рәвешендә була.

ТРда Кама елгасының уңъяк ярындагы югары Пермь утырмаларының бакыр рудаларында юка кристалл хәлендә очрый.

Зәңгәр буяу эшләү өчен чимал булып тора.