Тарихы

XVII йөздә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Чабья, Чилючи, Чирич-Аул исемнәре белән искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда земство һәм чиркәү-приход (1890 елда ачыла) мәктәпләре, су тегермәне, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 943,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Әбде волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Олы Нырты авыл җирлегендә.

Мәгариф һәм мәдәният

Элек башлангыч мәктәп эшли

Авылда клуб (2013 елда яңа бина җөзелә), шулай ук төзекләндерелгән «Гавриил» чишмәсе бар.

Күренекле кешеләре

Ә.Г.Кәримуллин (1925–2000) – филолог, китап белгече, библиограф, публицист, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, ТССРның атказанган фән эшлеклесе, Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан Республикасының Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге лауреаты, беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 42 ир-ат;
1859 елда – 201,
1897 елда – 426,
1908 елда – 431,
1920 елда – 400,
1926 елда – 401,
1938 елда – 346,
1949 елда – 304,
1958 елда – 246,
1970 елда – 180,
1979 елда – 192,
1989 елда – 81,
2002 елда – 92,
2010 елда – 79,
2020 елда – 76 кеше (татарлар).