Video Player is loading.
Current Time 0:00
/
Duration 0:00
Loaded: 0%
Progress: 0%
Stream Type LIVE
Remaining Time -0:00
 
1x

Гыйләҗев И.А. (идея, сценарий авторы, алып баручы). Әбрар Кәримуллин. 2022

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

1925 елның 29 мае, Мамадыш кантоны Чәбия-Чүрчи авылы — 2000 елның 19 сентябре, Казан.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1941 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта колхозчы, аннары Нырты хастаханәсендә хисапчы, башлангыч мәктәптә укытучы булып эшли.

1943 елда Кызыл Армиягә чакырыла, 1947 елда демобилизацияләнә.

1953 елда Казан университын тәмамлый.

1953–1964 елларда — Казан университетының фәнни китапханәсендә, 1964–1992 елларда ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм тарих ин-тында, шул ук вакытта, 1991–2000 елларда ТР Милли китапханәсендә баш фәнни хезмәткәр булып эшли.

Татар халкы тарихын өйрәнә. Төп хезмәтләре татар басма китабының барлыкка килү һәм үсү тарихын өйрәнүгә, филология һәм библиографиягә багышлана. «Татар китабының чишмә башы» («У истоков татарской книги», 1992) трилогиясе өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә (1991) лаек була. 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Татар тел белеме библиографиясе (1786–1956). К., 1958;

Татар матур әдәбияты библиографиясе (1917–1966). К., 1964;

Татарлар: Исемебез һәм җисемебез. К., 1991;

Из истории печатного слова. К., 1984. Книги и люди: Исследование. К., 1985;

Становление и развитие татарской советской книги. 1917–1932. К., 1989.

Әдәбият

Академия наук Татарстана. К., 1994;

Абрар Гибадуллович Каримуллин: Биобиблиогр. указ. Уфа-К., 1995.

Автор – Җ.С.Миңнуллин