Географик урнашуы

Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында урнашкан. Самара һәм Оренбург өлкәләре, Татарстан Республикасының Азнакай, Әлмәт, Баулы, Лениногорск һәм Ютазы районнары белән чиктәш.

Гомуми мәгълүмат

1930 елның 10 августында оештырыла.

Үзәге – Бөгелмә шәһәре.

Мәйданы – 1405,2 кв.км.

Халык саны 2017 елда (Бөгелмә шәһәре белән бергә) – 107015 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча, татарлар – 49,2%, руслар – 38,6%, чуашлар – 5,5%, мордвалар – 3,1%).

Район составына 65 торак пункт керә.

Тарихы

1920 елга кадәр территориясе Самара губернасының Бөгелмә өязенә керә, 1920–1930 елларда ТАССРның Бөгелмә кантонында.

Башта Бөгелмә өязенең территориясе Казан губернасы составына керә. 1735 елда Оренбург кальгасы төзелгәннән соң, Богырыслан, Бозаулык һәм Ставрополь өязләре белән Оренбург губернасында оештырылган аерым провинция составына күчерелә.

1735–1770 елларда Бөгелмә бистәсенә Иске Чишмә, Яңа Чишмә, Зәй, Тиинск кальгаларыннан игенче солдатлар күчереп утыртылганнан һәм ныгытмалар төзелгәннән соң, 1741–1745 елларда анда рус һәм башка милләт кешеләре яшәгән волостьлар белән идарә итү өчен земство конторасы оештырыла.

1744 елда Бөгелмә бистәсе Минзәлә өязе белән бергә Сенатка буйсындырыла. Соңрак, өяз шәһәре статусын алганнан соң (1781 елның 23 декабре), Бөгелмә бистәсе (Бөгелмә) үз карамагында булган җирләре белән Уфа наместниклыгының Уфа өлкәсенә беркетелә.

1796 елның 31 декабрендә – өяз Оренбург губернасына, 1850 елның 6 декабрендә Самара губернасына күчерелә һәм Бозаулык, Богырыслан өязләре белән аерым провинцияне тәшкил итә.

XIX йөз ахырына өязнең гомуми мәйданы 10,8 мең чакрым тәшкил итә. Халык саны (1908 елда) – 368,9 мең кеше, шуларның 35,3%ы – татарлар, 31,9%ы – руслар, 12,5%ы – мордвалар, 9,9%ы – башкортлар, 8,5%ы – чуашлар.

Өяз 38 волостьтан торган 4 станга бүленә: беренче станга – Әлмәт, Азнакай, Әлки, Минзәләбаш, Каратай, Микулин, Яңа Нәдер, Эстәрлетамак, Тымытык волостьлары (үзәге – Әлмәт авылы), икенче станга – Варварино, Костюнкино, Мордва Афонкәсе, Мордва Ивановкасы, Мордва Карамалысы, Тимәш, Түбән Чыршылы, Чатырлы, Шонталы Югары Карамалы волостьлары (үзәге – Чирмешән кальгасы авылы), өченче станга – Александровка, Баулы, Димескәй, Ивановка, Керәшле, Салих, Спас, Сумароков, Чәкән волостьлары (үзәге – Рыково авылы), дүртенче станга Әбдекәй, Богоявленск, Борискино, Борисоглебский, Добрино, Елизаветинка, Кузайкино, Спиридоновка, Сходнево, Яңа Писмән волостьлары (үзәге – Борискино авылы) керә.

Халкы, нигездә, игенчелек (арыш, солы, арпа, бодай, карабодай игелә), терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнә, шулай ук мунчала әзерләү, бау ишү, читән үрү, дуга-чана, сандык, тәгәрмәч, чүлмәк ясау, балта эше кәсепчелеге киң тарала. Халыкның бер өлеше төзелеш өчен таш чыгару, балык тоту, читкә китеп эшләү (йон тетү, киез итек басу) һәм олаучылык белән дә шөгыльләнә.

XIX йөздә А.Ф.Елачичның 3 спирт, 2 шәраб ясау һәм сыра кайнату заводлары, Д.В.Давыдовның сабын кайнату, А.Фёдоровның күн заводлары, бертуган Мишкиннарның постау туку фабрикасы белән сәүдә йорты һәм 2 ат заводы эшли.

Бөгелмәдә, Әлмәт, Керкәле, Түбән Шалты, Елизаветинка, Петровка, Иске Куак, Чәкән, Чирмешән авылларында ярминкәләр уздырыла.

XIX йөзнең икенче яртысында өяздә 10 земство һәм 18 чиркәү-приход мәктәбе, һәрбер татар авылында мәдрәсәләр (барлыгы 117) була; XX йөз башына 45 мәктәп, шул исәптән 27 татар мәктәбе эшли. Изге Николай исемендәге хәйрия җәмгыяте (1880 елларда оештырыла) һәм балалар ятимханәсе (1892 елда ачыла) була.

1920 елда Бөгелмә өязенә кергән 26 волость җирлегендә Бөгелмә кантоны оештырыла. 1926 елда мәйданы 8769 кв.км тәшкил итә, халкы – 257608 кеше (шул исәптән татарлар 56,2%, руслар 32,9%, мордвалар 4,4%, чуашлар 3,9%); шәһәрдә яшәүчеләр – 14302 кеше, авылда яшәүчеләр – 243306 кеше), 693 авыл була.

1929 елда кантон составына 14 волость керә (Азнакай, Әлки, Әлмәт, Баулы, Бәйрәкә, Бөгелмә, Габдрахман, Михайловка, Попов, Салих, Тымытык, Чирмешән, Чыршылы, Шөгер).

1926 елда сәнәгатьтә һәм һөнәрчелектә 3174 эшләүче теркәлгән; халыкның күпчелеге авыл хуҗалыгы тармагында эшли – 52907 крәстиян хуҗалыгы (1928 елда), 100 авыл хуҗалыгы кооперативы (1925 елда) исәпләнә.

1930 елда ТАССРны районнарга бүлү чорында Бөгелмә кантоны Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Тымытык, Шөгер районнарына бүленә.

1930 елның 1 октябренә 1 шәһәр советы, 43 авыл советы, 213 торак пункт исәпләнә, аларда 61217 кеше (шул исәптән татарлар – 3609, руслар – 55277, башка халыклар 2331 кеше) яши. Халыкның уртача урнашу тыгызлыгы – 1 кв.км га 27,8 кеше, мәйданы – 2200 кв.км.

Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә мәртәбә үзгәрә. 1940 елга аның мәйданы – 1290 кв.км, халкы – 50,8 мең кеше, 19 авыл советы, 108 торак пункт исәпләнә.

1960 елда районның мәйданы 1459,4 кв.км тәшкил итә, аңа 1 поселок советы (шәһәр тибындагы Карабаш поселогы), 15 авыл советы, 117 торак пункт керә.

ТАССРда административ берәмлекләрне эреләндерү сәбәпле, 1963 елның 1 февралендә Бөгелмә районына Баулы һәм Ютазы районнары кушыла. Районның мәйданы – 3924 кв.км, халкы – 71,6 мең кеше исәпләнә, ул 39 авыл советын, 258 торак пунктны берләштерә.

ТАССРда административ бүленешнең үзгәрүе нәтиҗәсендә, 1965 елның 12 гыйнварында Бөгелмә районы территориясе 1419 кв.км гына булып кала, халкы 28,2 мең кеше тәшкил итә, аңа 15 авыл советы, 103 торак пункт керә.

1989 елгы мәгълүматлар буенча, райондагы халык саны – 19,9 мең кеше (шул исәптән татарлар – 44,9%, руслар – 42,5%, чуашлар – 6,5%, мордвалар – 3,5%). Халыкның уртача урнашу тыгызлыгы – 1 кв.км га 14,1 кеше (1991 елда).

Халкы 2015 елда 21861 кеше (Бөгелмә шәһәрендәге халык санын кертмичә) тәшкил итә (2002 елгы халык саны буенча, татарлар – 49,2%, руслар – 38,6%, чуашлар – 5,5%, мордвалар – 3,1%).

Шәһәрдә – 4955, авылларда 16906 кеше яши. Халыкның уртача урнашу тыгызлыгы – 1 кв.км га 15,6 кеше.

Административ-территориаль бүленеше

Район составына 65 торак пункт керә (Бөгелмә шәһәре мөстәкыйль муниципаль берәмлекне тәшкил итә), алар бер шәһәр тибындагы Карабаш поселогына (шәһәр тибындагы Карабаш поселогы, Иркен авылы) һәм 17 авыл җирлегенә бүленгән:

  • Акбаш (Акбаш тимер юл станциясе поселогы, Андреевка, Кирилловка авыллары),
  • Березовка (Березовка, Подлесный, Прогресс поселоклары, Таллы Бүләк, Солдат Писмәнкәсе авыллары),
  • Зур Федоровка (Победа, Алкино поселоклары, Елховка авылы),
  • Восточный (Восточный поселогы, Еновка авылы),
  • Вязовка (Вязовка поселогы, Коногоровка авылы),
  • Зеленая Роща (Зеленая Роща, Яңалиф, Забугоровка, Надеждино авыллары, Базаровка тимер юл разъезды поселогы, Подстанция–500 поселогы),
  • Ключи (Ключи, Чирково, Акшуат, Зур Покровка авыллары),
  • Кодаш (Кодаш, Кызыл Чишмә авыллары),
  • Кече Бөгелмә (Кече Бөгелмә авылы, Алга поселогы, Ефановка тимер юл разъезды поселогы),
  • Наратлы (Наратлы, Ключевка, Петровка поселогы),
  • Яңа Александровка (Яңа Александровка, Иске Казанка авыллары, Зәй тимер юл станциясе поселогы),
  • Яңа Сумароков (Яңа Сумароков, Ростовка, Якты Ялан авыллары, Аргуновка тимер юл разъезды поселогы),
  • Петровка (Петровка, Сосновка, Сулы, Берлек, Коробково авыллары),
  • Подгорный (Подгорный, Аксай, Сокольский поселоклары, Соколка, Иске Сумароково, Солояз, Батыр авыллары),
  • Спас (Спас, Ефановка авыллары),
  • Иске Исаково (Иске Исаково, Анненков, Бәкер, Яңа Исаково, Сугышлы авыллары),
  • Татар Димескәе (Татар Димескәе, Райлан, Сулы, Суык Чишмә авыллары).

Геологик төзелеше

Район Көньяк-Татар тектоник гөмбәзенең Серноводск-Абдуллин иңкүлеге белән тоташкан зонасына карый.

Субүләрләр киңлекләре кызыл төсле комташлар, известьташлар һәм Пермь системасының Татар бүлеге Северодвинск ярусы балчыкларыннан тора. Бөгелмә Зәе үзәннәрендә һәм Ык елгасының су кушылдыкларында чуар төсле комташлар һәм Казан ярусының известьташ һәм мергель катламнары булган балчыклар ачыла.

Бөтен җирдә дә борынгы утырмалар яшьрәк дүртенчел чор утырмалары белән капланган: тугайлы һәм тугай өсте елга террасаларында вакташ һәм чуер ташлы аллювиаль комнар, субүләрләрнең сөзәк битләүләрендә солифлюкцион балчыклы туфраклар, субүләрләрдә элювиаль-делювиаль утырмалар.

Файдалы казылмалар

Район территориясендә бик зур Ромашкино нефть чыганагының (1943 елда ачыла, 1946 елдан эшкәртелә) көньяк-көнбатыш өлеше һәм зур Баулы нефть чыганагының (1944 елда ачыла, 1950 елдан эшкәртелә) төньяк-көнчыгыш өлеше, шулай ук берничә кечерәк нефть чыганаклары урнашкан.

XVIII йөздән Пермь известьташларыннан төзелеш ташы чыгарыла. Бентонит һәм кирпеч балчыклары, төзелеш комы, аш тозы алуда файдалы минераль су чыганаклары табыла.

Рельеф

Территориясе тирән эрозион телгәләнгән ике яруслы күтәренке платодан гыйбарәт. 200–300 м биеклекләр күп.

Иң зур биеклекләр (340–367 м) Дала Зәе, Бөгелмә Зәе һәм Дим елгалары бассейны субүләрләренә туры килә. Казан ярусының комлы-карбонатлы токымнарыннан торган югары плато урманлылыгы һәм түбәнге плато (биеклеге 180–200 м) сөрелгәнлеге белән үзенчәлекле.

Елга үзәннәре бик тирәнәеп кергән (150–200 м га кадәр), көнбатыш һәм көньяк экспозицияләрнең структур террасасы хас. Рельефы асимметрик, субүләрләрнең аз җылына торган төньяк һәм көнчыгыш битләүләре сөзәк һәм делювиаль-солифлюкцион шлейфлар барлыкка китерә.

Рельефның киртләчлеге, токымнарның катылыгы, сөзәклекләрнең шактый текәлеге һәм комлы утырмаларның үткәрүчәнлеге ерымнар барлыкка килүне тоткарлый. Сызалар һәм уйсулыклар күп.

Климаты

Климаты уртача-континенталь: чагыштырмача дымлы һәм салкынча җәй, уртача салкын һәм карлы кыш. Уртача еллык һава температурасы +3,2°С, гыйнвар –12 °С (абсолют минимум –46°С), июль +18,8 °С (абсолют максимум +36,8°С). Салкын булмаган вакыт озынлыгы уртача 131 көн.

Еллык атмосфера явым-төшемнәре 528 мм, җылы чорда 387 мм тәшкил итә. Тотрыклы кар катламы ноябрьнең икенче декадасы уртасында барлыкка килә, апрельнең икенче декадасына кадәр дәвам итә. Кар катламының уртача биеклеге – 46 см (24–65 см булырга мөмкин).

Җил юнәлеше: ел әйләнешендә – көньяк-көнбатыш (23%) һәм көнбатыш (19,4 %), кышын – көньяк-көнбатыш (28 %) һәм көньяк (26,6%), җәен – көнбатыш (19,7 %) һәм төньяк-көнбатыш (19,5%).

Су ресурслары

Район территориясендәге елга челтәренә Бөгелмә Зәе, Дим, Сулы, Дала Зәе елгалары һәм аларның кушылдыклары керә.

Бөгелмә Зәе елгасының чишмә башы (озынлыгы 52 км, район чикләрендә якынча 40 км) Бөгелмә шәһәреннән көньяк-көнчыгыштарак башлана, башта төньяк юнәлештә ага, аннары районның төньяк-көнбатышында Дала Зәе елгасы белән кушыла.

Дим елгасы (озынлыгы 85,7 км, район чикләрендә 25 км) күп санлы, нигездә сул кушылдыклары (Сулы, Зөбәй) белән район территориясенең көньяк-көнчыгыш өлеше буйлап аркылы ага, Бөгелмә районыннан читтә Ык елгасына коя. Монда елга челтәренең тыгызлыгы бик югары, 0,3 – 0,38 км/кв.км тәшкил итә.

Районның төньяк-көнчыгышында Ютазы, Кырымсарай һәм башка елгалар башлана. Күп елгалар тотрыклы төстә җир асты сулары белән туена (1 кв. км га 3–10 л/с).

Туфрак

Җирләре нигездә кара туфраклы. Элювиаль-делювиаль балчыклы туфраклар һәм балчыкларда барлыкка килгән селтесезләнгән уртача ярлы уртача черемәле кара туфраклар киң таралган. Алар Дим елгасы субүләрендә, аның югары агымында һәм көньяктагы кушылдыклары белән Сулы елгасында, шулай ук Бөгелмә Зәе елгасының сул як яры буенда, районның үзәк өлешендәге меридиональ агымында бик күп тупланган.

Субүләрләрнең күтәренке участокларындагы бүлгәләнгән рельефлы тыгыз известьташларда һәм Пермь системасының башка карбонатлы токымнарында карбонатлы ярлы (гумус катламы 40 см дан кимрәк), составында известьле вакташ булган кара туфраклар барлыкка килгән. Ярлы кара туфраклы җирләрнең төп мәйданнары Бөгелмә Зәе елгасының уңъяк яр буенда, Дала Зәе һәм Дим елгалары субүләрләрендә, Дим елгасының сул кушылдыклары буенда урнаша.

Субүләрләрнең тигез участокларында һәм аларның сөзәк авышлыкларында типик тулы профильле (гумус катламы 60–90 см тәшкил итә), районның иң уңдырышлы туфраклары таралган.

Зур булмаган мәйданнарны сөзәк авышлыкларда соры урман туфраклары, елгаларның түбән террасаларында болын-кара туфраклар били.

Флора

Район территориясенең якынча 20%ы урман белән капланган. Урманнарның иң зур өлеше Дала Зәе һәм Бөгелмә Зәе елгалары арасындагы субүләрләр өслегендә, Сулы елгасының яры буенда тупланган. Нигездә киң яфраклы (имән, карама) һәм вак яфраклы (каен, усак) агачлар катнашындагы юкә урманнары үсә.

Текә көньяк авышлыкларында далаланган болыннар һәм киң яфраклы урманнар кушылмасы белән ташлы дала комплекслары урнашкан. Болыннарда төрле үләнле-солычасыманнар һәм әремсыманнар белән төрле кылгансыманнар ыругы үсемлекләре бар.

Фауна

Бөгелмә районы территориясендә яшәүче умырткалы хайваннарның төп төрләре: суер, урман тавыгы, соры көртлек, боҗыр, сабан тургае, гади акчарлак, гади күке, чуар тукран, керпе, поши, кәҗәболан, кабан дуңгызы, үр куяны, төлке, сусар, борындык.

ТРның Кызыл китабына кертелгән төрләре дә яши: бытбылдык, соры торна, яшел тукран, ысылдык аккош, дала каракошы, кәрлә каракош, кабер каракошы, төн лачыны, балабан, болын карчыгасы, дала карчыгасы, гади торымтай, соры ябалак, күк карга, сары корташар, шөпшәашар, урман күгәрчене, гади урман күгәрчене, дала тычканы, Эверсман әрләне, соры әрлән, зур кушаяк, дала чуар коңгызы.

Районның хайваннар дөньясында 294 төр бар.

Саклана торган территорияләр

Берничә табигать объекты аеруча саклана торган территорияләр булып санала. Карабаш сусаклагычының (1957 елда булдырыла, су өслегенең мәйданы 7,3 кв км тәшкил итә; фаунасында балыкларның 15 төре очрый) көнбатыш яры буенда “Карабаш тавы” табигать истәлеге урнашкан (1959 елдан, ташлы, болын элементлары белән урман-даласының, көньяк, көнбатыш һәм көнчыгыш авышлыкларында куаклыклы даланың һәм төньяк авышлыгында киң яфраклы урманнарның төрле үсемлек төрләре кушылган калкулык, абсолют биеклеге 314 м).

Ютазы һәм Бөгелмә Зәе елгаларының субүләрендә табигать тыюлыклары урнашкан: язгы адонисның популяциясен саклау максатында “Адонис урманы” (1991 ел), “Яңа Александровка сөзәклеге” (1991 ел), Казанка ботаника тыюлыгы (“Юрочка чокыры”; 1991 ел) оештырыла.

Кандыз, Томбарлы, Дим елгаларының урта агымында Бөгелмә аучылык тыюлыгы урнашкан (1982 елда кәҗәболан һәм байбакларны саклауны көчәйтү максатында булдырыла; шулай ук поши, кабан дуңгызы, ак куян, үр куяны, селәүсен, суер, көртлек, соры көртлек очрый), бүлеп бирелгән территориядә:

  • “Петровка наратлары” (1989 ел, мәйданы – 53 гектар, 100 еллык аерым үсеп утыручы наратлары булган өч урман участогы; дала үсемлекләренең сирәк төрләре үсә – тәбәнәк миндаль, герман буяу куагы, сары мәтрүшкә яфраклы тубылгы куагы, әрмән әреме, рус төймәбашы, ябалак сөтлегәне, кәҗә чәчәге, шарсыман суган, җил үләне, садә оносма),
  • “Татар Димескәе аланы” (1989 ел, мәйданы – 1,9 гектар; урман читендәге болын даласы участогы; үсемлекләрнең 100 дән артык төре очрый, шул исәптән – рус төймәбашы, матур җибәләй, сары җитен),
  • “Спас чишмәләре” (1989 ел, мәйданы – 1 гектар; матурлыгы буенча һәм су агымы буенча (100 л/с дебит) уникаль чишмә бар.

Дим елгасы (1978 ел), Дала Зәе (1978 ел), Ютазы (1978 ел) елгалары табигать истәлеге санала.

Икътисад

Сәнәгать предприятиеләре нигездә Бөгелмә шәһәрендә һәм шәһәр тибындагы Карабаш поселогында тупланган. Бөгелмә урман хуҗалыгы бар.

Бөгелмә районы хуҗалыкларында бөртекле ашлык игелә, сабан бодае, уҗым арышы, арпа, солы, карабодай, яшелчәләр үстерелә. Терлекчелекнең төп тармаклары – ит-сөт терлекчелеге, дуңгызчылык, кошчылык.

Авыл хуҗалыгының файдалану җирләре 1990 елда 101,2 мең гектарны били (1993 елда – 96,8; 2000 елда – 98,9; 2013 елда – 100,6; 2017 елда – 77,9 мең гектар), шул исәптән сөрүлекләр – 76,5 мең гектар (1993 елда – 72,9; 2000 елда – 73,6; 2013 елда – 72,1; 2017 елда – 70,1 мең гектар), печәнлекләр – 3,2 мең гектар (1993 елда – 2,4 мең гектар), көтүлекләр – 20,8 мең гектар (21,3), күпьеллык утыртмалар – 0,7 мең гектар (0,2).

2001 елда – районда 14 авыл хуҗалыгы предприятиесе: 2 совхоз, 3 дәүләт унитар предприятиесе, кооперативлар ассоциациясе, күмәк предприятиеләр, 7 авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары; 8 ярдәмче хуҗалыклар; 2017 елда – 13 авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре хуҗалыгы, 40 ферма эшли.

Бөгелмә районының хәзерге аграр-сәнәгать комплексының зур, икътисади һәм социаль әһәмиятле пердприятиеләре һәм оешмалары: “Племремподукт” (Прогресс поселогы), “Репродукт” (Берёзовка поселогы), “Бөгелмә сөт комбинаты” (Алга поселогы) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, “Бөгелмә элеваторы”, “Бөгелмә 1 нче икмәк продуктлары комбинаты”, “Бөгелмә 2 нче икмәк продуктлары комбинаты” ябык акционерлык җәмгыятьләре эшли (барысы да Бөгелмә шәһәрендә).

Районның иң зур предприятиеләре – “Татнефть” гаммәви акционерлык җәмгыятенең механика заводы, “Электронасослар заводы”, “Тимер-бетон эшләнмәләр заводы” ачык акционерлык җәмгыятьләре, Кирпеч заводы, Нефть сәнәгате автомат җиһазлары заводы, “Скважиналардан файдалануның яңа технологияләре” җаваплылыгы чикләнгән фәнни-җитештерү берләшмәсе.

Сәнәгать предприятиеләре нефть аппаратлары, нефть-газ чыгару һәм эшкәртү җиһазлары, он, ярма, сөт продукциясе, кирпеч, тимер-бетон, кием-салым, йорт җиһазлары җитештерә.

Транспорт челтәре

Бөгелмә – эре тимер юл төенләнеше (Ульяновск, Уфа, Чаллы – Әгерҗе юнәлешләре). Ульяновск – Уфа линиясендә урнашкан.

1933 елда Бөгелмә аэродромы файдалануга тапшырыла һәм беренче рейс башкарыла, 1953 елда аэродром Казаннан По-2 һәм Ан-2 почта самолетларын кабул итә, 1955 елның июнендә Ан-2 самолетында Казан – Бөгелмә – Казан маршруты буенча беренче пассажирлар авиалиниясе ачыла. “Бөгелмә” аэропорты республиканың бөтен көньяк-көнчыгышына хезмәт күрсәтә.

Бөгелмә районы территориясе буенча Казан – Оренбург, Самара – Чиләбе, Бөгелмә – Азнакай автомобиль юллары уза.

Мәдәният

Мәдәният өлкәсендә районда 2 музей, 34 клуб, театр, 30 китапханә, 3 балаларга өстәмә белем бирү учреждениесе, мәдәният һәм ял паркы эшли (2015 елга).

29 үзешчән иҗат коллективлары “халык” исеменә ия, шул исәптән Бөгелмәдә:

  • “Рябинка” бию ансамбле (1982 елдан “халык” исемен йөртә, җитәкчесе – Н.Ф.Шириева),
  • “Ивушка” рус җыр ансамбле (1982 елдан “халык” исемен йөртә, җитәкчесе – В.Д.Савельев),
  • “Солнышко” бию ансамбле (1982 елдан “халык” исемен йөртә, җитәкчесе – И.И.Рязанова),
  • “Наз” татар җыр ансамбле (1987 елдан “халык” исемен йөртә, җитәкчесе –Р.Д.Минһаҗева),
  • “Ихлас” фольклор ансамбле (2001 елдан “халык” исемен йөртә, җитәкчесе – Л.В.Габдрахманова),
  • “Мерчен” чуаш җыр ансамбле (2003 елдан “халык” исемен йөртә, җитәкчесе – В.Д.Савельев),
  • “Шахназ” эстрада җыр ансамбле (2004 елдан “халык” исемен йөртә, җитәкчесе – Ф.С.Янбекова),
  • “Романс” вокал студиясе (2007 елдан “халык” исемен йөртә, җитәкчесе – Л.Н.Пискунова),
  • татар театры (2007 елдан “халык” исемен йөртә, җитәкчесе – Ф.А.Шәрипова),
  • “Валдочи” мордва фольклор ансамбле (2007 елдан “халык” исемен йөртә, җитәкчесе – Г.А.Рыжова),
  • “Мирас” фольклор коллективы (2010 елдан “халык” исемен йөртә, җитәкчесе – Ч.М.Сәлимова),
  • “Җиңгәчи” яшьләр фольклор ансамбле (2010 елдан “халык” исемен йөртә, җитәкчесе – Р.Ф.Нәҗмиева),
  • “Водограй” украин фольклор ансамбле (2013 елдан “халык” исемен йөртә, җитәкчесе – А.А.Жернаков),
  • “NonStop” театр студиясе (2013 елдан “халык” исемен йөртә, җитәкчесе – Д.Н.Барсукова),
  • “Прялица” фольклор ансамбле (2013 елдан “халык” исемен йөртә, җитәкчесе – Н.В.Сазонова),
  • “Зарев” казак фольклор ансамбле (2013 елдан “халык” исемен йөртә, җитәкчесе – А.А.Жернаков).

Иркен авылында – “Наза” фольклор ансамбле (1990 елдан “халык” исемен йөртә, җитәкчесе – С.Я.Ибраһимова), Кече Бөгелмә авылында – “Околица” вокаль ансамбле (1991 елдан “халык” исемен йөртә, җитәкчесе – В.Д.Савельев),Татар Димескәе авылында – “Хыял” театр коллективы (1992 елдан “халык” исемен йөртә, җитәкчесе – З.У.Камалиева), шәһәр тибындагы Карабаш поселогында – “Народный театр” театр коллективы (2004 елдан “халык” исемен йөртә, җитәкчесе – Г.А.Галиева), Зеленая Роща авылында “Земляне” агитбригадасы (2006 елдан “халык” исемен йөртә, җитәкчесе – О.Н.Бородина) эшли.

Бөгелмә районында православие монастыре (Сосновка поселогы), 7 православие чиркәве (шуларның бишесе Бөгелмәдә), 16 мәчет (бишесе Бөгелмәдә) бар.

Бугульминская газета” район газетасы (1919–1920 елларда – “Советская республика”, 1920–1925 елларда – “Светлый путь”, 1925–1930 елларда – “Пахарь”, 1930–1956 елларда – “Колхозник”, 1956 елда “Ленинское знамя” газетасы белән берләштерелә, 1992 елдан хәзерге исемдә), 1990 елдан – “Бөгелмә авазы”, 2016 елдан “Городской советник” газеталары нәшер ителә.

1991–2012 елларда “Бугульма РТВ” телеканалы (“Эфир” телекомпаниясенең Бөгелмә филиалы) эшли.

Бөгелмә районы территориясендә нигездә буралы курган культурасына нисбәтле (курганнар, керамика кисәкләре) археология истәлекләре табыла.

Спорт тормышы

2016 елгы мәгълүматлар буенча, Бөгелмә районында 361 спорт корылмасы бар (шуларның 116 сы авыл җирлегендә), шул исәптән 61 спорт залы, 192 уен кырлары һәм тимераяк юллары,чаңгы трассалары булган спорт корылмасы, 5 йөзү бассейны, 9 ату тиры, 91 кушып төзелгән яраклаштырылган бина, “Энергетик” стадионы, “Юбилейный” боз сарае, чаңгы стадионы булган чаңгы базасы бар.

Физкультура-спорт юнәлешендә өстәмә белем бирә торган 6 учреждение эшли (балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре).

Спорт мәктәпләрендә дәресләр спортның 19 төре буенча алып барыла, анда тәрбияләнүчеләр берничә тапкыр күп кенә халыкара һәм бөтенроссия ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар була.

Сәламәтлек саклау

Сәламәтлек саклау өлкәсендә районда Үзәк район хастаханәсе, 30 фельдшер-акушерлык пункты һәм дәвалау амбулаториясе бар.

Мәгариф

Мәгариф өлкәсендә районда:

  • Казан милли тикшеренү технология университетының филиалы,
  • 6 урта һөнәри белем бирү учреждениесе (медицина училищесе, төзелештехника көллияте, аграр көллият, һөнәри-педагогик көллият, машиналар төзелеше техникумы, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты көллияте),
  • 40 гомуми белем бирү мәктәбе (алар арасында 16 урта, 12 төп, 9 башлангыч, 3 коррекция мәктәбе),
  • 58 балалар бакчасы,
  • 14 өстәмә белем бирү учреждениесе эшли.

Фән

Районның фәнни юнәлештәге үсеше “ТатНИПИнефть” институты (1970 ел) эшчәнлегендә күренә, ул нефть һәм газ чыганакларын эзләү, тикшерү һәм эшкәртү технологияләрен эшләү, скважиналар төзелеше, нефть сәнәгате җиһазларын коррозиядән саклау, проектлау һәм чыганакларны җиһазлау өлкәсендә Россиядә әйдәп баручы институтларның берсе санала.

2011 елда Татарстан Республикасында табигый битум ресурсларын актив эшкәртү проблемасын чишү өчен “Урал-Идел буе ТФТҮ” (“Урал-Идел буе төбәк фәнни-технология үзәге”) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте булдырыла. Бу предприятие скважина ысулы белән табигый битумны чыгаруга бәйле барлык мәсьәләләр комплексы белән шөгыльләнә.

Күренекле кешеләре

Бөгелмә районында туган күренекле кешеләр:

  • Советлар Союзы геройлары – В.С.Гафаров, В.А.Медноногов, А.П.Рудаков;
  • Социалистик Хезмәт Герое – Е.В.Столяров;
  • дәүләт эшлеклеләре – О.В.Васильева, С.И.Кириллов, Н.Г.Мәһдиев;
  • рус язучысы – В.В.Брусянин;
  • фән эшлеклеләре – М.Ю.Абросимова, А.Ш.Газизов, В.Н.Мелешко, Е.А.Осипов, В.Н.Скалон, Г.Ж.Фәхретдинова, Ф.Х.Хәлилов;
  • сәнгать эшлеклеләре – Алсу, А.М.Левитан, Д.Г.Рәхмәтуллин, Р.Т.Сафиуллин;
  • дөнья чемпионнары – О.В.Данилова, Н.А.Колесников;
  • космонавтсынаучы – С.Н.Рыжиков;
  • СССРның атказанган тренеры – Е.А.Тимерҗанов.

Юкка чыккан авылларда туган күренекле кешеләр: Н.П.Сентюков (1923, Яңа Казанка поселогы – 1943) – гвардия лейтенанты, Советлар Союзы Герое (Бөгелмәдә бер урам аның исеме белән атала, Геройлар аллеясында бюст куелган).

Тарихчы, педагог, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Һади Атласиның, Советлар Союзы Геройлары Г.Г.Гафиятуллинның, И.Н.Коневның, И.М.Никитинның, Социалистик хезмәт Герое Г.М.Минһаҗеваның (Шәмгунова), педагогика фәннәре докторы, ТАССР һәм РФнең атказанган мәктәп укытучысы А.В.Ефремовның, чех язучысы, сатирик, драматург, фельетончы Я.Гашекның, театр һәм кино актеры, кинорежиссер А.В.Баталовның, җырчы Н.Н.Кадышеваның тормышы Бөгелмә районы белән бәйле.