Бөгелмә Зәе елгасында, Бөгелмә районы Карабаш поселогы тирәсендә.

1957 елда булдырыла.

Гадәти биеклегендә (140 м) су өслегенең мәйданы 7,3 км2, тулы күләме 52,4 млн м3, уртача тирәнлеге 7,1 м; озынлыгы 8,7 км, иң зур киңлеге 1,2 км.

Республиканың көньяк-көнчыгышында нефть чыганакларын су белән тәэмин итә.

Фаунада балыкларның 15 кә кадәр төре бар: чабак, корбан балык, җилем, алабуга, густера, кыртыш, судак, опты һщм башкалар.

Сусаклагыч ярлары буенда ял итү зоналары урнашкан.