Бөгелмә районының көньяк-көнчыгыш һәм Баулы районының көнбатыш өлешләрендә урнашкан.

Мәйданы 45,9 мең га, шул исәптән урманнар – 13,6 мең га, күлләр – 200 га.

Тыюлык территориясеннән Дим, Кандыз, Сулы елгалары ага.

1982 елда кәҗәболан һәм сөркә-байбакларны саклауны көчәйтү максатыннан оештырыла.

Поши, кабан дуңгызы, ак куян, үр куяны, селәүсен, суер, көртлек, соры көртлек һәм башкалар саклана.