Биографиясе

1937 елның 26 сентябре, Балтач районы Балтач авылы – 2009 елның 12 марты, шунда ук.

Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1960 ел), ТАССРның Балтач район авыл хуҗалыгы инспекциясендә нәселле терлек үрчетү буенча зоотехник.

1961–1970 елларда Вахитов исемендәге (1967 елдан «ВЛКСМга 50 ел») колхоз рәисе, 1970–1980 елларда КПССның Балтач райкомы 2 нче секретаре, район башкарма комитеты рәисе.

1980–1990 елларда КПССның Кукмара райкомы 1 нче секретаре, шул ук вакытта Кукмара районының халык депутатлары советы рәисе.

 1990–1991 елларда КПССның Татарстан республика комитеты секретаре.

1991–1992 елларда Теләче районы хакимият башлыгы.

1992–1995 елларда Татарстан Республикасы Югары Советының аграр мәсьәләләр комиссиясе рәисе.

1995 елдан РФ Саклык банкының Кукмара бүлеге, 1996–2003 елларда Балтач бүлеге управляющие.

Герой исеме авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүне һәм дәүләткә сатуны арттыру буенча планнарны һәм социалистик йөкләмәләрне үтәүдә күрсәткән казанышлары һәм югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен бирелә.

КПССның 27 һәм 28 съездлары (1986, 1990 еллар), СССР колхозчыларының 3 нче съезды (1969 ел), ВЛКСМның 15 нче съезды (1966 ел) делегаты.

1986–1995 елларда Татарстан Республикасы Югары Совет депутаты, Татарстан Республикасы Югары Совет Президиумы әгъзасы (1992–1995 еллар).

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр, ТАССР, Татарстан Республикасы Югары Совет Президиумының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Истәлеге

Р.И.Зарипов исеме Кукмара районының Байлангар урта мәктәбенә бирелә; Балтач авылында Р.И.Зарипов яшәгән йортка мемориаль такта куела; Чепья авылында Халыклар дуслыгы музеенда экспозиция ачыла (икесе дә Балтач районында).

Әдәбият

Сабиров Р. Юлны эзләгән таба // Социалистик Татарстан. 1984. 21 дек.;

Фаттахов Р. Рим Ибраһимович Зарипов // Татарстан. 1998. № 7.