Танылган «Егет солдат Швейк» («Похождения бравого солдата Швейка во время мировой войны», 1921–1923, язылып бетмәгән) сатирик романы авторы.

1915 елда Австрия-Венгрия гаскәренә алына, тиздән русларга әсирлеккә бирелә.

1918 елның апрелендә Кызыл Армия сафларына баса, Гражданнар сугышында катнаша, күп кенә газеталарда (шул исәптән армия газеталарында) языша.

1919 елда Кызыл Армия частьләре белән хәзерге Татарстан Республикасы җирләрендә була, октябрь-декабрьдә Бөгелмә шәһәре хәрби коменданты ярдәмчесе булып тора.

Бу вакытта булган вакыйгаларны 1921 елда Прагада басылган «Бөгелмә шәһәре коменданты» («Комендант города Бугульмы»), «Тәре күтәреп йөрү» («Крестный ход»), «Стратегик уңайсызлыклар» («Стратегические затруднения»), «Бөгелмәнең шөһрәтле көннәре» («Славные дни Бугульмы»), «Яңа куркынычлар» («Новые опасности»), «Потёмкин авыллары» («Потёмкинские деревни») исемле сатирик, юмористик хикәяләрендә һәм очеркларында чагылдыра.

Революция вакыйгаларын гротеск формасында тасвирлаган бу әсәрләр 1960 елларда Татарстан матбугат басмаларында (С.И.Антонов тәрҗемәсендә) дөнья күрә.

1966 елдан бирле Бөгелмәдә Гашек музее эшләп килә.

Ярослав Гашек. Мин һәм минем чагылышым. 2009

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе

Әсәрләре

Собрание сочинений: в 6 т. М., 1983–1985.

Әдәбият

Антонов С.И. Гашек шагает по Поволжью. Казань, 1964.

Антонов С.И. Если бы имел десять жизней. М., 1990.

Автор – Р.Ә.Мостафин