Кама елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 211,3 км, бассейнының мәйданы 5 мең км2.

Лениногорск, Бөгелмә, Әлмәт, Зәй һәм Түбән Кама районнары территориясеннән ага. Елга башы Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының көнчыгыш сөзәклекләрендә, Лениногорск районының Михайловка авылыннан көньяктарак, тамагы Түбән Кама районының Түбән Афанас авылыннан 4 км көнбатыштарак. Урман Зәе белән кушылган урыннан Зәй исеме белән йөртелә. Елга башының абсолют биеклеге 240 м, тамагыныкы – 53 м.

Дала Зәенең су җыелу мәйданы геоморфологик бәйләнештә катлаулы территорияне чагылдыра; гомуми авышлык көньяктан төньякка Кама елгасы үзәненә таба. Су җыелу территориясенең югары өлеше Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы чикләрендә урнашкан. Су җыелу мәйданының өслеге, нигездә, татар ярусының түбәнге свитасындагы су эрозиясенә чыдам комлы-балчыклы-алевритлы калын катламнардан төзелгән. Шул сәбәпле, Дала Зәе бассейнында ерым-сыза челтәренең тыгызлыгы зур түгел.

Югары агымында елга үзәне каньонсыман, тар (1,5 км га кадәр) һәм тирән; урта һәм түбәнге агымында – асимметрик, трапециясыман, киңлеге 2-3,5 км га кадәр. Югары һәм урта агымында (Зәй шәһәренә кадәр) уңъяк ярлары текә, урыны белән өзек-өзек террасалар хасил итеп, су өстеннән 100-200 м га калкып торалар. Дала Зәе елгасының уң яктагы сөзәк яры нарат һәм катнаш урманнар белән капланган. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 25%. Тугае ике яклы, аеруча сулъяк яр буенда көчле, киңлеге 3 км га кадәр, түбәнге агымында сазлыкланган.

Елга юлы тотрыклы, аз гына бормалы, комлы-ләмле, киңлеге түбәнге өлешендә җәйге саегуда 15-25 м дан язгы ташу чорында 40-80 м га кадәр җәелә. Елганың уртача тирәнлеге сайлыкларда 0,4-0,6 м, тирән урыннарда 1-1,5 м; язгы ташу чорында тирәнлекләр 2-3 м га арта. Агымның уртача тизлеге 0,25-0,3 м/с, елга юлының тарайган урыннарында 1,4-1,5 м/с ка җитә. Ярлары елга юлы эрозиясенә дучар булган.

Дала Зәенең 68 кушылдыгы бар; аеруча зурлары: Бөгелмә Зәе (52 км), Урсалы (26,6 км), Урман Зәе (60,8 км), Зичә (40,2 км) – уң; Зәй-Каратай (27,9 км), Шумыш (18,8 км), Сәрәпәле (18,9 км), Шепкә (15 км), Инеш (18 км) – сул кушылдыклар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,31 км/км2.

Елганың туенуы катнаш. Гидрологик режимы Зәй районы Иске Пәлчекәү авылы янындагы постта өйрәнелә (1958 елдан). Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 100 дән 130 мм га кадәр, ташу агымы катламы 63 тән 80 мм га кадәр. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана һәм 40 көнгә якын дәвам итә.

Су биеклегенең уртача еллык тирбәнеше Әлмәт районы Рус Акташы поселогы тирәсендә 3,3 м (иң зурысы 3,9 м), Иске Пәлчекәү авылы янында 3,4 м (иң зурысы 5,3 м). Суының иң зур чыгымы 456 м3/с (1979, Рус Акташы поселогы), 610 м3/с (1963, Зәй шәһәре). Җәйге саегулар тотрыклы, гадәттә, август аенда күзәтелә. Елга тамагында суның иң аз вакыттагы уртача күпьеллык чыгымы 6,15 м3/с. Җир асты сулары белән туену модуле югары агымында 5-10 л/с·км2 дан түбәнге агымында 0,2-0,5 л/с·кмга кадәр. Кышкы саегу, гадәттә, ноябрьнең беренче, икенче ункөнлегендә башлана. Боз кату тотрыклы, уртача 110-130 көн дәвам итә. 

Елга тулысынча боз белән ноябрь ахыры-декабрь башында ката. Кыш ахырына боз калынлыгы 50-72 см га җитә. 1969 елда бозның иң зур калынлыгы (115 см) Рус Акташы поселогы янында билгеләнә.

Югары агымында суы гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы, минеральләшүе 300-600 мг/л (нефть чыганакларын эшкәрткәнгә кадәр, су бөтен елга озынлыгында шундый типка кертелгән), агым буенча түбәнгә таба гидрокарбонат-хлорид-кальцийлыдан хлорид-гидрокарбонат-натрийлыга кадәр үзгәрә. Язгы ташу чорында Дала Зәе суының минеральләшүе 700-1800 мг/л. Суы язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Йөзмә китерелмәләрнең уртача күпьеллык чыгымы Рус Акташы поселогы янында 1,8 кг/с, Иске Пәлчекәү авылы тирәсендә 11 кг/с. Йөзмә китерелмәләр агымының уртача еллык модуле шәһәр тибындагы Рус Акташы поселогы янында 24 т/км2 һәм 77 т/км2.

Дала Зәе – ТР урман-дала зонасының иң зур елгаларыннан берсе, су белән тәэмин итүче мөһим чыганак. Елга бассейнында Зәй (күләме 63 млн м3) һәм Карабаш (52,4 млн м3) сусаклагычлары, 31 буа (гомуми күләме 23,2 млн м3) бар.

Елга буенда Әлмәт, Зәй шәһәрләре, шәһәр тибындагы Карабаш, Түбән Мактама, Рус Акташы һәм башка поселоклар урнашкан.

Дала Зәе – ТРның табигать истәлеге (1978).

Елга бассейнында Адонис урманы, Владимировка сөзәклеге һәм Казанка ботаника тыюлыгы, Акташ упкыны, Яңа-Александровка сөзәклеге, Карабаш тавы һәм Бохарай наратлыгы урнашкан.