Бөгелмә районының Иске Казанка авылы янында.

1991 елда язгы адонисның популяциясен саклау максатында оештырыла. Мәйданы 5 га.

Бөгелмә Зәе елгасы үзәненең уңъяк битендәге сызаны били, үзән төбе буенча зур булмаган инеш ага. Үсемлекләрнең 150 дән артык төре үсә. Карбонат токымнарыннан торучы сыза сөзәкләрендә ТРның Кызыл китабына кертелгән дала төрләре очрый. Цингер мәче борчагы, Гмелин тәңкәяфрагы, матур кылган, рус күкебашы, садә оносма һщм башкалар.

Язгы адонисның уртача урнашу тыгызлыгы – 1 м2 га 1,6 данә. Дару үсемлекләре резерваты буларак, тыюлык фәнни-гамәли әһәмияткә ия.