Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда Рус Шуганы авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Минзәлә кантоны Ирәхтә (1924 елдан Мөслим) волостенда. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Шуган авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Герольд” колхозы (беренче рәисе – И.И.Каржавкин) оештырыла, 1950 елда – берләштерелгән “Новая жизнь”, 1961 елда – берләштерелгән “Новый путь”, 1964 елда “Маяк” колхозлары составына керә. 1981 елда “Нектар” колхозына аерылып чыга.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәдәният

1990–1998 елларда авылда китапханә эшли (Татар Смыловкасы авылына күчерелә).

Күренекле кешеләре

П.А.Днепров (1919–1974) – гвардия майоры, Советлар Союзы Герое, Мөслим районының мактаулы гражданы, Мөслим һәм Рус Шуганы авылларында берәр урам аның исеме белән атала.

Халык саны

1926 елда – 179,
1938 елда – 204,
1949 елда – 221,
1958 елда – 125,
1970 елда – 93,
1979 елда – 61,
1989 елда – 45,
2002 елда – 48,
2010 елда – 18,
2017 елда – 25 кеше (руслар, татарлар).