Биографиясе

1862 елның 6 мае, Изюм (Узюм) даласы, хәзерге Хакас республикасы Аскиз районы – 1922 елның 10 марты, Казан.

1888 елда Петербург университетының шәрекъ факультетын тәмамлый. 1889–1892 елларда Рус география җәмгыятенең һәм Петербург Фәннәр Академиясенең Себер, Монголия, Җоңгария, Кытай, Төркестан экспедицияләрендә катнаша; җирле төрки халыкларның көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, телен, фольклорын өйрәнү белән шөгыльләнә.

1893 елдан Казан университетының төрек-татар шивәләре кафедрасында экстраординар профессор.

1896–1898 елларда Уфа губернасының көнбатыш өязләрендә башкорт теле диалектларын өйрәнә; «Башкорт теле әлифбасы»н («Азбука башкирского языка») төзи (басылмаган). Соңрак Матбугат эшләре буенча Казан вакытлы комитетында шәрекъ, шул исәптән татар басмалары цензоры һәм әҗнәбиләр өчен дәреслекләр мөхәррире.

1907 елдан Тәрҗемә комиссиясе рәисе.

1911 елдан Казан руханилар академиясендә Идел буендагы христианлык тарихыннан лекцияләр укый, татар теле укыта. «Кыскача татарча-русча сүзлек» («Краткий татарско-рус­ский словарь», 1912), академия тыңлаучылары өчен татар телендә хрестоматия бастырып чыгыра (1913). Бер үк вакытта этнография музее белән җитәкчелек итә, «Православный собеседник» журналының кушымтасы «Инородческое обозрение»ның мөхәррире була.

1917 елдан соң кабат Казан университетында (1921 елдан профессор).

Рус география җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы (1894), Рус археология җәмгыяте әгъзасы (1894).

Казандагы бер урамга һәм Хакас университетына Катанов исеме бирелә.

Фәнни эшчәнлеге

Лекцияләрендә Катанов төрки телләрнең таралу географиясе һәм классификациясе, төрки язу тарихы буенча мәгълүматлар бирә.

Төньяк-Көнчыгыш археология һәм этнография, Югары халык мәгарифе институтларында да укыта.

Төрки тел белеме һәм этнография буенча хезмәтләре бар. «Урянхай телен өйрәнү тәҗрибәсе...» («Опыт исследования урянхай­ского языка...», т. 1–2, 1903) хезмәтендә урянхай (тува) теленең грамматик төзелеше башка төрки телләрнеке белән чагыштырып карала; анда халык авыз иҗаты үрнәкләре дә, сүзлек тә бирелгән.

Ул шулай ук Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы һәм Казан тарихлары белән кызыксына: археологик казу эшләре вакытында табылган акчаларны, болгар эпиграфик истәлекләрен, матди мәдәният калдыкларын өйрәнә.

Хезмәтләре

Материалы к изучению Казанско-татарского наречия: В 2 ч. Казань, 1899.

Наречия урянхайцев, абаканских татар и карагасов // Радлов В.В. Образцы народной литературы тюркских племён. СПб., 1907. Ч. 9.

Әдәбият

Иванов С.Н. Николай Фёдорович Катанов: Очерк жизни и деятельности. М., 1973.

Катановские чтения: Доклады, прочитанные в Казанском университете, посвящённые 135-летию со дня рождения Н.Ф.Катанова. Казань, 1998.

Юдакин А. Урало-алтайское (тюрко-монгольское) языкознание: Энцикл. М., 2001.

Валеев Р.М. Классик отечественного востоковедения // Научный Татарстан. 2002. № 2.

Автор – В.Х.Хаков