Эчтәлек

Археология, археография һәм этнография бүлекләре составында фәнни кадрлар әзерләү һәм фәнни тикшеренүләр оештыру өчен, Халык мәгарифе министрлыгының 1916 ел 30 ноябрь нигезләмәсе белән 1917 елның 4 октябрендә ачыла, 1919 елда Көнчыгыш филологиясе бүлеге өстәлә.

Укытучылар арасында – Н.Ф.Катанов, С.Е.Малов, Н.В.Никольский, Казан университеты һәм Казан руханилар академиясе профессорлары. Студентлар саны – 100 дән 200 гә кадәр, шул исәптән якынча 20 се – татар һәм 30 ы – Идел буендагы башка халык вәкилләре.

Гражданнар сугышы шартларында да институт этнографик һәм археографик тикшеренүләрен дәвам итә. 1919 елда аңа Казан губернасындагы архив эше белән җитәкчелек итү тапшырыла; институт профессорлары һәм студентларының, беренче чиратта И.А.Стратонов һәм К.В.Харламповичның тырышлыгы белән революциягә кадәрге губерна һәм шәһәр учреждениеләренең, Казан руханилар академиясенең һ.б. архивлары саклана.

1921 елның июлендә институт Шәрык академиясе итеп үзгәртелә. Директорлары – С.П.Покровский (1917–1918), М.В.Бречкевич (1919–1921).

Әдәбият

Известия Северо-восточного археологического и этнографического института в Казани: В 2 т. Казань, 1920–21.

Зайцев А.В. Исторические учреждения Республики Татарстан в 20–30-е годы XX века. Казань, 1998.