Спас районы Өчкүл авылы янында.

Су өслегенең мәйданы 10,4 га, күләме 135 мең м3. Озынлыгы 480 м. Иң зур киңлеге 410 м, уртача тирәнлеге 1,3 м, иң зур тирәнлеге 1,9 м.

Күл казанлыгы ясалма. Формасы түгәрәк. Җир асты туенуы тотрыклы.

Суы аз минеральләшкән (59,7 мг/л), бик йомшак (катылыгы 1,1 мг-экв/л), аз болганчыклы, сары төстә, иссез, гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы типта.

ТРның табигать истәлеге (1978).