Биографиясе

1895 ел, Пенза губернасы Югары Рахман авылы – 1933 ел, Мәскәү.

Казан өязендәге Кышкар мәдрәсәсен тәмамлый (1907), 1910–1912 елларда Казандагы «Касыймия» мәдрәсәсендә укый, шәкертләр хәрәкәтендә катнаша.

1914–1915 елларда Төркестанда мамык чистарту заводында эшли.

1915 елда патша армиясенә алына; 1917–1920 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә.

1917–1918 елларда Чаржауда эшләгән Бохара революцион трибуналы әгъзасы, 1918–1919 елларда Төркестан Үзәк башкарма комитеты һәм Төркестан АССР Тышкы эшләр комиссариатының баш коллегиясе әгъзасы. 1920–1926 елларда Харәзем, Бохара ССР Коммунистлар партияләре Үзәк комитетларының 1 нче секретаре.

1926–1928 елларда ТАССР финанс халык комиссары урынбасары. 1930 елдан Ташкент ВКП(б) тарихы фәнни-тикшеренү институтында гыйльми хезмәткәр.

Иҗаты

Казанда яшәгән вакытта иҗат итә башлый, 1913–1916 елларда лирик шигырьләре «Сөембикә», «Шура» журналларында, «Йолдыз» газетасында басыла.

А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов әсәрләрен тәрҗемә итә.

Бүләкләре

Ике Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Воспоминания о двадцатом годе в Хиве и Бухаре. Ташкент, 1930.

Шарафутдинов Д. Акчурин А.К. // Борцы за счастье народное. Казань, 1988. Кн.3.