Эчтәлек

Якынча 1850 ел, хәзерге Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Куйсуы авылы — 1914 елның 22 ноябре, Петербург шәһәре.

Казандагы Апанай мәдрәсәсен һәм Бохара шәһәрендә мәдрәсә тәмамлаганнан соң, 1874 елдан башлап Санкт-Петербург шәһәрендәге 1 нче мәхәлләдә имам, мөдәррис, ахун ярдәмчесе. 1888 елдан шул ук мәхәлләдә имам-хатип.

1913 елдан Петербургтагы җамигъ мәчетнең имам-хатибы.

Хәйрияче буларак та билгеле.

Әдәбият      

Загидуллин И.К. Мусульманская община в Санкт-Петербурге. XVIII — начало XX вв. К., 2003; 

Теляшов Р. Татарская община Санкт-Петербурга: К 300-летию города. СПб., 2003; 

Ислам в Санкт-Петербурге: Энцикл. словарь. М., 2009.