1930 елның 18 марты, Октябрь районы Түбән Әмзә авылы – 2004 елның 30 июле, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1961).

Татар һәм рус телләрендә яза. 1955 елдан «Коммуна байрагы» Тельман район газетасында җаваплы сәркәтип.

1959–1970 елларда «Социалистик Татарстан» газетасында бүлек мөдире, Казан телестудиясендә әдәбият-сәнгать тапшырулары баш мөхәррире, Татарстан китап нәшриятында баш мөхәррир урынбасары.

1970–1993 елларда Казан финанс-икътисад институтында укыта.

Тормышка, туган табигатькә мәхәббәт, иҗат бәхете турында шигырь һәм поэма җыентыклары авторы: «Дулкыннар кочагында» (1964), «Тормыш серләре» (1965), « Мишә җыры» (1966, А.Сәләхетдинов белән бергә), «Уяныгыз!» (1967), «Текә ярлар» (1968). Балаларга һәм яшүсмерләргә «Авылым легендалары» китабы (1969) багышлана.

«Көнбагышлар чәчәк ата» очерк һәм юморескалар җыентыгының (1971) төп темасы — замандашларының кызыклы тормышы, дуслык һәм мәхәббәт. Советлар Союзы Герое Д.М.Карбышев батырлыгына «Карабаш батыр» поэмасы (1972), Идел буе Болгары һәм Казан ханлыгы тарихына «Болгарстан — минем чыгышым» (1997), «Олуг Мөхәммәднең олуг җиңүе» (1999), «Шәһри Бану — болгар каласы» (2000) поэмалары багышлана. «Яшәү белән бер аяктан» («С жизнью в ногу», 1979), «Дөреслек дөреслек булып калачак» («Правда останется правдой», 1987), «Хакыйкать каршында» (1991) публицистика җыентыкларында милли үзаң үсеше мәсьәләләре яктыртыла.

Бертуган Гриммнар әкиятләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Автор – Н.Ф.Краева