1923 елның 14 гыйнвары, Дөбъяз районы Дөбъяз авылы — 2002 елның 6 апреле, Казан.

Арча педагогия училищесен (1941), КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен (Мәскәү, 1956) тәмамлый.

1946–1947 елларда «Колхозчы» Дөбъяз район газетасы мөхәррире.

1949–1950 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты инструкторы, 1950–1951 елларда һәм 1953–1954 елларда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты 2 нче секретаре, 1952–1953 елларда ВЛКСМның Чистай район комитеты 1 нче секретаре, 1954–1956 елларда КПССның Ворошилов район комитеты 2 нче секретаре, 1956–1957 елларда ТАССР Мәдәният министрлыгының радиомәгълүмат бүлеге мөдире, 1957–1984 елларда ТАССР Радиотапшырулар дәүләт комитеты рәисе урынбасары.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Ике Кызыл Байрак ордены, «Почёт билгесе» һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.