Татарстан Республикасының хәзерге Актаныш районы территориясендә, Әҗәкүл пристаненнан 40 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Актаныш районы Наратлы авыл советы, 1935 елдан– Калинин районы Югары Яхшый авыл советы, 1956 елдан Актаныш районы Югары Яхшый авыл советы составында. Халык саны – 310 кеше (1939 ел, татарлар), 206 кеше (1963 ел, татарлар).

Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый.