Чишмә елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 13,8 км. Бассейнының мәйданы 53 км2. Елга башы Әлмәт районы Красная Поляна авылыннан көнчыгыштарак урман массивында, тамагы Яңа Чишмә районы Андреевка авылыннан төньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 63 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 30%.

Шөгерчәнең 1 дән 1,2 км га кадәр озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,3 км/км2. Туенуы катнаш, дүрттән өч өлеше кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,037 м3/с.

Язын суы уртача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Елгада суының гомуми күләме 0,5 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.