Зөя елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 46 км, бассейнының мәйданы 629 км2. Идел буе калкулыгы буйлап ага. Елга башы – урман массивында, Кама Тамагы районының Кече Кариле авылыннан 7 км ераклыкта, Сөйке тавының төньяк сөзәклегендә, тамагы – Апас районының Кече Күккүз авылыннан 2 км көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 190 м, тамагыныкы – 55 м. Су җыелу мәйданы калкулыклы тигезлектән гыйбарәт; аның уңъяк яр өлеше күбрәк бүлгәләнгән һәм калкурак рельеф хасил итә. Үзәне асимметрияле: уң ягы текәрәк.

Коры Үләмәнең 1,2 дән алып 16,5 км га кадәр озынлыктагы 14 кушылдыгы бар, иң зурлары: Симгә (11 км), Саравыл (14 км), Кыярмәт (16,5 км), Мәми (13,1 км) – уң; Олы Шаһиян (15 км) – сул кушылдыклар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,37 км/км2. Туенуы катнаш, зур күпчелеге кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 121 мм, ташу агымы катламы 107 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,32 м3/с.

Суы язын чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Коры Үләмә бассейнында суның гомуми күләме 2,5 млн м3 булган 3 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.