1928 елның 21 октябре, Чаллы кантоны, хәзерге Әлмәт районы Никольский авылы — 2004 елның 7 гыйнвары, шунда ук.

Лениногорск нефть техникумын тәмамлый (1966).

1941–1952 елларда Әлмәт районының «На штурм» колхозында, 1952–1989 елларда «Татнефть» ҖБнең «Әлмәтнефть» НГДУында (өлкән оператор, нефть һәм газ чыгару буенча мастер).

Дәүләт бүләге СССР нефть сәнәгатен үстерүдәге казанышлары өчен бирелә. Ленин ордены, «Почёт билгесе» ордены; медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының бронза медале белән бүләкләнә.