Дөнья флорасында бер төр – болын зәңгәр тупыйбаш (S. pratensis) Евразиядә таралган.

Татарстан территориясендә сирәк кенә барлык районнарда да очрый. Дымлы болыннарда, куаклар арасында, сирәкләнгән урманнарда үсә.

30-90 см биеклектәге үсемлек. Тамыры – чук, кыска. Сабагы аз гына төкчәле. Яфраклары йомыркасыман - эллиптик, бөтен, очлы. Чәчәкләре вак, күксел шәмәхә, зәңгәрсу шәмәхә, башаксыман чәчәк төркемендә. Җимеше – орлыкча. Июльдә чәчәк ата. Җимешләре сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи.

Декоратив үсемлек.

Баллы.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Болын зәңгәр тупыйбаш